Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Җиңү китергән уен

Узган якшәмбедә футбол буенча дөнья чемпионатында Испания командасы белән уйнаган Россия җыелма командасы көндәшен 4:3 исәбе белән җиңде.

Әлбәттә, бу илебездә яшәүче һәркем өчен горурланырлык зур вакыйга иде. Футбол чемпионаты барышын түбәнкамалылар да игътибар белән күзәтеп бара. Республика, ил күләмендә уңай  яңгыраш тапкан әлеге  җиңүне шәһәребез һәм районыбыз кешеләре шулай ук шатланып кабул итте. Җиңү хәбәре ишетелүгә үк, шәһәр урамнарында бигрәк тә яшьләр активлык күрсәтте: әле тегендә, әле монда Россия җыелма командасы исеменә мактау сүзләре яңгырап торды, урамда очрашкан кешеләр бер-берсен котладылар, сигналларын кычкыртып, флаглар куелган машиналар йөрде. Кыскасы, шәһәр шаулады.  
Узган атнаның соңгы эш көнендә, ягъни 29 июньдә НТР медиахолдинг компаниясенең җирле DFM радиосында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин халык белән туры элемтә үткәргән иде. Тапшыруны алып баручы Николай Фомин, алда булачак футбол матчына кагылышлы сорау биреп, Россия белән Испания командаларының ничек уйнаячаклары турында җитәкченең фикерен белергә теләп сорау биргәч, башлык: «Сүз дә юк, Испания – финалга керү мөмкинлеге булган иң яхшы футбол командаларының берсе. Андый команда белән уйнау бик җиңел түгел. Россиянең тренерлар штабы моны исәпкә алгандыр һәм безнең футболчыларның барлык мөмкинлекләрен ачу өчен тырышлык куйгандыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, безнең команда яхшы уйнаячак һәм без барыбыз да Россия җыелма командасы өчен «чирләячәкбез», – дигән иде. Җитәкче ялгышмаган. Россия җыелма командасы яхшы уен күрсәтте һәм җиңү яулады. Аларга алга таба да уңышлар телик. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X