Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Гөмбә сезоны: карарга күркәм, җыярга куркам

Түбәнкамалылар ай башыннан ук инде гөмбә сезонын ачып җибәрде. Үзәк базар каршысында елның елында гөмбә сатучыларны күрергә була.

Бәяләре дә «шалкан бәясе» генә. Әйтик, бакча җиләге белән чагыштырганда шактый арзан. Биш литрлы чиләк белән гөреҗдә гөмбәсен 200 сумга да сатып алырга була. Урманда озынборыннарга талатып йөргәнче, әзерне сатып алам дисәгез, уйланыгыз: ул гөмбәнең кайчан һәм каян җыелганын белмисез. Сезгә бер генә сатучы да «шәһәр белән сәнәгать зонасы арасындагы агачлыктан җыйдым», — дип әйтмәячәк.

Әле шунысы да бар, анда шартлы рәвештә ашарга яраклы (условно съедобные грибы) гөмбәләр сатканнарын үзем күрдем. Халык арасында киң таралган «свинушка» шундыйларның берсе. Түбән Каманың баш санитар табибы Рөстәм Изиятуллин да шәһәр белән сәнәгать зонасы арасында урнашкан санитар-күзәтү зонасында гөмбә җыярга киңәш итми. 

«Бик күп кешеләр халык телендә «промзона» дип аталган урында гөмбә җыярга йөриләр. Соңрак бу гөмбәләр базарларга эләгәләр яки җыючылар үзләре ашыйлар. Биредә җыелган гөмбәләрне ашарга ярамый, чөнки ул барлык зарарлы матдәләрне туплый торган «губка» булып тора», — диде ул. 

Кайберәүләр, әзерне сатып алуга караганда, үзләре җыюны өстен күрә. Сүз дә юк, гөмбә җыю — ял итүнең иң яхшы төрләрнең берсе. Саф һава, шәһәр шау-шуыннан читтә... Урманда адашып калсалар да, елан чагу куркынычы булса да, елның елында гөмбәчеләр сезонны көтеп ала. Балыкчыларга «балык җене» кагылган кебек, аларга «гөмбә җене» кагылган. Әле бит нинди оста гөмбәче булсаң да, саклык чараларын онытмаска кирәк. Игътибарсызлык белән кәрҗинеңә агулы гөмбә эләксә, ахыры дәваханә юлына тоташуын көт тә тор. Хәтта гөмбәнең төрләрен аера белгән очракта да, аны дөрес әзерләмәү агулану белән тәмамланырга мөмкин. Узган ел Түбән Камада 3 кеше гөмбә ашап агуланган иде. 

Гөмбә ашап агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан алып (чебен гөмбәсе белән агуланганда), 6-12 сәгатьтән соң да (сморчок, бледная поганка) күренә башлый. Гөмбә ашаганнан соң, эч бик каты авырта, күңел болгана, костыра, тамак нык кибә, көзән җыера башлый икән — агулангансыз. 

Кичекмәстән табиб чакырырга һәм ул килгәнче ашказанын чиста су, аш содасы салынган яисә сыек марганцовка эретмәсе ясалган җылы су белән юдырырга, 2-5 төймә активлаштырылган күмер бирергә.

Бездә халык һәр чирне спиртлы эчемлекләр белән дәваларга ярата. Болай эшләү тыела, чөнки алкоголь агуның канга сеңүен тизләтә. 

14 яшькәчә балаларга, гомумән, гөмбә ашатмаска кирәк, чөнки баланың организмы әле бу авыр ризыкны тулаем эшкәртә алмый. Шулай ук өлкән яшьтәгеләргә, ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә гөмбә ашарга киңәш ителми.

Ә инде табигатькә чыгып ял итәргә, бер уңайдан гөмбә дә җыярга уйласагыз, гөмбәләрне яхшы аера белгән, тәҗрибәле гөмбәче белән барыгыз. Осталыгыгыз булса да, кайбер кагыйдәләрне истән чыгармагыз: 
— урманда үзегез яхшы белгән гөмбәләрне генә җыегыз; 
— беркайчан да артык өлгергән, кортлы гөмбәләрне җыймагыз; 
— үзегез белмәгән гөмбәләргә кагылырга, тәмен кабып карарга ярамый; 
— юллардан ерак булмаган урыннардагы гөмбәләрне җыярга киңәш ителми.

Шунысын да онытмагыз, Кызыл китапка кергән гөмбә җыйсагыз, 9 елга кадәр төрмә яный һәм берничә миллион сум штраф та түләргә мөмкинсез. Быелның апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан кабул ителгән законда шулай диелә. Татарстанда 49 төр гөмбәне җыярга ярамый икән! Тик борчылмагыз, аларның күбесенең җыю түгел, исемнәрен дә ишеткәнегез, үзләрен күргәнегез дә юктыр.

Язмабыз ахырында ботулизм дип аталган куркыныч авыру хакында да берничә сүз язу кирәктер дип уйлыйм. Әлеге авыруның сәбәпчесе — кеше организмына ботулотоксин бактерияләре яки бу микроорганизмның спорасы эләгү. Гади телдә әйткәндә, бу авыруны өй шартларында консервланган (тозланган, маринадлаган) гөмбә китереп чыгарырга мөмкин. Шунлыктан, бик матур һәм бик тәмле күренсә дә, таныш булмаган кешеләрдән тозлы гөмбәләр дә сатып алудан тыелыгыз.

Вәсимә Хөснуллина: «Мин ел саен үзем белгән иң гади гөмбәләрне генә җыям. Үземнең ашаганым юк, сатарга да куймыйм. Туганнарым, якын дусларым тозлаган, маринадлаган гөмбәләрне ел саен сорап алалар». 

Азат Габдрахманов: «Бер вакытта да гөмбә сатып алмыйм. Шәһәрдән ерак булган Ширәмәт, Түбән Уратма авылы якларына барып җыябыз. Иртүк чыгып китәбез дә, табигатьтә ял итеп, гөмбә дә җыеп кайтабыз. Эшкәртү, кайнату кебек мөһим эшләре хатын җилкәсенә төшә». 

Гөлгенә Һадиева: «Сәламәтлек булганда ел саен үзебез гөмбә җыярга йөри идек. Хәзер иремнең дә, үземнең дә аяклар сызлый — йөри алмыйбыз. Шуңа күрә сатып кына алабыз. Әйтүләре дөрес булса, гөмбәне Киров якларында җыялар икән. Аллаһка тапшырдык инде...»

Гөмбә ашамый калсагыз берни булмас, ә инде организмыгызга агулы, яки дөрес эшкәртелмәгән гөмбә эләксә — ахыры бик аяныч тәмамланырга мөмкин.

Фотода: Инзилә Закирова гөмбәләрнең үзе таныганнарын гына җыя. Шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев