Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Гаилә яме – балалар үстерү белән

Акылсыз җилбәзәкләр үз сабыйларын бала табу йортында калдырганда, кайбер хатын-кыз баласызлыктан интегә. Арабызда үз балаларын үстереп, ятимнәрне тәрбиягә алучылар да бар. «Туган як»ның 19 июль санында басылган «Ятимнәрне үз кочакларына сыйдырып...» дигән күләмле язма кулыма каләм алырга сәбәп булды. Күптән түгел Баулы шәһәренә, оныкларыма бардым. Себердәге һәм Башкортстанның Октябрьск шәһәрендәге...

Акылсыз җилбәзәкләр үз сабыйларын бала табу йортында калдырганда, кайбер хатын-кыз баласызлыктан интегә. Арабызда үз балаларын үстереп, ятимнәрне тәрбиягә алучылар да бар. «Туган як»ның 19 июль санында басылган «Ятимнәрне үз кочакларына сыйдырып...» дигән күләмле язма кулыма каләм алырга сәбәп булды.
Күптән түгел Баулы шәһәренә, оныкларыма бардым. Себердәге һәм Башкортстанның Октябрьск шәһәрендәге туган-тумачалар да кайткан иде. тугызынчы дистәне ваклаучы Мәрзия кодагыйның кызы белән кияве гаиләсендә үксез балалар үсүен ишетеп, таң калдым. Аның кызы Венера белән кияве Николай үзләренең 24 яшьлек улларын мәңгегә җуйганнар. Бала кайгысыннан да ачырак хәсрәт юктыр дөньяда.
Улыннан соң бушап, шыксызланып калган дөньяда кая барып бәрелергә белмичә, җанына урын табалмыйча йөри Венера. Бала табар иде, вакыт үзенекен итә шул, соңарылган. Югыйсә, Венера да, Николай да балаларны бик яраталар, әле гомер көзенә кадәр ерак. Бәлки балалар йортыннан берәр ятимне алып, аны аякка бастырыргадыр?
Ире белән үзара сөйләшеп, килешенгәннән соң, Венера балалар йортына бара. Икенче катка күтәрелгәндә өч-дүрт яшьләрдәге бер кызчыкның, күзләрен тутырып, үзенә караганын күрә. Сабыйның карашы аны барган җиреннән тукталырга мәҗбүр итә. Үзе дә, ничектер, балага тартыла. Кулына алуга, кызчык: «Безне алырга килдегезме», дип аның муеныннан кочаклый. Венера нәрсә әйтергә дә белмичә, аны күкрәгенә коча... Балалар йорты җитәкчесе бүлмәсенә ул, шушы кызчыкны тәрбиягә алырга дигән ныклы уй белән атлый. Венерага баланы гаиләгә алу шартларын, тиешле документлар хәзерләргә кирәклеген аңлаталар. Бу кызчыкны үзенең алты айлык энесеннән аермаска тиешлекләрен дә ишетә Венера...
Шулай итеп, 2004 елда дүрт яшьлек Ангелинаны һәм алты айлык Максимны алып кайталар. Николай да бик теләп булыша, балаларны үз итә...
Ангелина быел тугыз классны «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә бетерә. Ул нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Ярышларда призлы урыннар яулап, мәктәбе данын күтәрә. Ә уллары Максим биш классны яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
Гаилә яме - балалар белән, ди халык. Венера белән Николай да, үз иңнәренә төшкән кайгы-хәсрәтне күтәрер ныклык табып кына калмыйлар, ә балалар йортыннан ике үксез баланы бәхетле итәләр.
«Мин бүгенге көндә кызымның гаиләсе сакланып калуына һәм ике сабыйга ата-ана бәхете бүләк итүләренә бик сөенәм. Оныгымның гомере кыска булды, болары бәхетле булсыннар, тәрбияләгән әти-әниләрен куандырсыннар иде», дип теләүче Мәрзия кодагыйның сүзләре фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен. Тормышта бәхетле гаиләләр күбрәк булсын. Үксез балалар яше коелмасын...
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев