Фронтта дога саклаган
Районыбызның Тоба авылында яшәүче Минсалих Хәбибрахман улы Хәбибрахманов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән туганнары һәм якыннары гына түгел, шәһәр һәм район җитәкчеләре дә котлады.
Авылның үзешчән артистлары җырлаганда Минсалих аганың күзеннән яшьләр ага.
– Бу кадәр үк зурларлар, дип көтмәгән идем, рәхмәт, –дип шатлана ул.
Тоба авылында ишле гаиләдә туып, мәктәптә алты сыйныф кына тәмамлап, колхозда эшли. Язмыш аны Баку шәһәренә илтеп ташлый. Хәрби хезмәткә чакыру шунда килә. «Учебка»да командирлыкка укый, ә Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның көзендә Мәскәүдә узган парадта катнашуга, фронтка озатылган. Минсалих Хәбибрахманов артиллерия дивизиясе составында Севастополь, Одесса, Керчь һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнашкан. Оныкларына да сугыш турында сөйләгән. Аларның хәтерләрендә бигрәк тә берничә очрак истә калган.
Оныгы Гөлнарның ире Корбан әйтүенчә, Минсалих ага өч тапкыр һәлак була язган. Беренче тапкыр Кара диңгез буенча Краснодар ягына таба барганда, дошман снаряды шартлап, кораб бата. Бар кеше үлә, аны исә үтеп баручы катердагы кешеләр күреп алып, тартып чыгара.
– Аннары госпитальдә шәфкать туташы ашатканда, дошман самолеты килеп чыгып, бомбага тоткан. Бина җимерелеп, барысы да һәлак булган, бабай шәфкать туташы белән исән калган. Дәваланып чыккач, дусты очкыч белән китәргә тәкъдим иткән. Бабай «куркам» дип утырмаган, ә дусты утырган. Самолет һавага менүгә, дошман очкычы килеп чыгып, бәреп төшергән, – дип искә ала, Минсалих ага сөйләгәннәрен, Корбан.
Минсалих Хәбибрахманов авылына бер айга отпускага кайтып, аннары кабат фронтка китә. Җиңүне ул Австриядә каршылый. Аның сугыш бүләкләре күп, әмма иң кадерлесе – Кызыл Йолдыз ордены һәм «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале.
1946 елда туган авылына кайткач, өйләнә, гомер буе колхозда электрчы булып хезмәт куя. Хатыны белән ике ул һәм бер кыз үстерәләр, бүгенге көндә тормыш иптәше вафат, бабай үз нигезендә улы һәм оныгы белән яши, 10 оныгы, дүрт торыгы кунакка кайтып шатландырып тора.
Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин Минсалих аганы котлап, үз теләкләрен җиткерделәр, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, Россия һәм Татарстан Президентлары исеменнән хатлар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмгә Түбән Камадан Ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов та килде: – Сезне чын күңелемннән котлыйм. Бүген Түбән Камада 70 мең пенсионер яши, ә менә сугыш ветераннары 45 кенә калды. Сугышта илебез җиңүенә өлешен керткән кешеләрнең берсе – сез, – дип, котлауларын җиткерде ул.
Улы Рәйхан кулында – гарәп хәрефләре белән язылган борынгы китап. Үзе әйтүенчә, аны үләр алдыннан әнисе тапшырган. Бу китапчыкны аның бабасы – Минсалих аганың әтисе беренче Бөтендөнья сугышыда катнашканда һәрчак куенында йөрткән. Минсалих ага да фронтка үзе белән алып киткән.
– Әти безне гадел булырга, дөрес яшәргә өйрәтте. Әни белән безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, шуңа да алар белән горурланып яшәдек Әти электрчы булгач, ярдәм сорап еш килделәр, һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел булды, кире бормады, – ди улы Рәйхан.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото М. Хәбибрахмановның шәхси архивыннан алынды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев