Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Европадагы биналар Казанны хәтерләтә»

36 яшьлек Наилә Гафурова Лондонда 2004 елдан яши. Түбән Каманы сагынса да, үзен Лондоннан башка күз алдына китерә алмый. Ул андагы татарлар белән дә аралаша, бергәләп милли бәйрәмнәр дә уздыралар. «Туган як» газетасы хәбәрчесенә Наилә чит илдәге тормышы, гаиләсе турында сөйләде.

– Мин Түбән Камада Тынычлык урамында яшәдем, 64 нче балалар бакчасына йөрдем, 26 нчы һәм соңрак 17 нче мәктәптә укыдым. Әти белән әни шин заводында эшләделәр. Энем Наил дә бар. Шәһәрем турында бары тик якты, матур хатирәләр генә калды: урамда уйнаган, кышын таудан чана шуган чакларны сагынам. Анда дусларым һәм туганнарым да яши бит, – дип искә ала Наилә. 
Кыз кечкенәдән  чит илгә китеп яшәргә хыяллана. Якшәмбе көннәрендә «Чип һәм Дейл» мультфильмын карап, Лондондагы Диснейлендны күрү теләге белән яна. Мәктәпне тәмамлагач,ул Казанга китеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Ә ике ел узгач, Африкада яшәүче танышы шалтыратып: «Синең белән бер төрек егете танышырга тели», – дип әйтә. Кыз, билгеле, куркып кала, әмма аны: «Танышып кара, сине көчләп кияүгә бирүче юк», – дип тынычландыралар.
– Ул егет миңа көн саен шалтырата башлады. Ә мин төрек телен белмим, шуңа күрә тәрҗемәче аша аралаштык. Орхан – эшмәкәр, Лондонда яши, Африкага эше буенча баргач, аңа минем турында танышларым сөйләгән, фотомны да күрсәткәннәр. Шулай аралаша торгач, күпмедер вакыттан соң Төркиягә чакырды. Мин тагын куркып калдым, «килсәм, әни белән генә киләм», дигән шарт куйдым, – дип дәвам итә Наилә Гафурова.
Егет ризалаша, Истанбулда кадерле кунакларны үзе каршы ала, шәһәрне күрсәтеп йөри. Аннары Орду шәһәренә әти-әнисе белән таныштырырга алып китә. Наиләне анда ошаталар, кызның әнисе дә булачак кияүдән канәгать була һәм, озак та үтми, егет белән кызны ярәштерәләр. Шуннан, Наилә әнисе белән кайтып китә, ә дүрт айдан кияү Казанга килеп, зурлап туй уздыралар һәм яшьләр Төркиягә кузгалалар. Кызганычка, Лондонга ире үзе генә китәргә мәҗбүр була, чөнки яшь хатынга виза бирмиләр.   
– Миңа Төркиядә дә бик рәхәт иде. Ике ел әти-әнисе белән яшәдем, төрек телен өйрәндем, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштым, ашларын пешерә беләм. Ирем исә ике айга бер тапкыр кайта иде. Балабыз тугач, миңа виза бирделәр һәм 2004 елда без Лондонга күчендек, – ди Наилә. 
Чит ил, чит тел, чит мохит... Ул инглиз телен өйрәнә башлый, көллияткә укырга керә, аннары тәрбияче һөнәрен үзләштерә, балалар бакчасында эшли. Хәзерге вакытта – кечкенә кызы белән декрет ялында. Әмма тынгы белмәс Наилә өйдә утырырга яратмый, атнасына ике көн китапханәдә эшли, чөнки кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш, дип саный. Лондон кебек зур шәһәрдә мөмкинлекләр дә күп.  
Улына 14 яшь. Ул артист булырга тели һәм шуңа күрә театр түгәрәгенә йөри, төрле конкурсларда җиңүгә ирешә. Гомумән, Наиләгә мәктәп эшләре бик ошый. Анда балалар белән күп шөгыльләнәләр, төпле белем бирәләр, төрле экскурсияләр, сәфәрләр оештырыла, ди. 
Лондонда татар-башкорт оешмасы да бар икән. Ватандашлар бер-берсе белән очраша, аралаша һәм, әлбәттә, милли бәйрәмнәр –Сабантуй, Туган тел көне, Ураза һәм Корбан гаете һ.б. уздыра. Теләгәннәр өчен татар теле дәресләре дә үткәрелә. Лондон һәм Татарстан хатын-кызлары социаль челтәрләрдә дә аралашалар. 
Бөекбритания каласына республикадан дәрәҗәле кунаклар да килә. Наиләнең фотолары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән төшкәннәре дә бар.  
– Татарстан – матур традицияле һәм бай тарихлы ил. Аның кадерен белергә, ә тарихи биналарны тергезергә кирәк. Европада шулай эшлиләр дә. Сүз уңаеннан, Австриядәге Вена, Швейцариядәге Цюрих шәһәрендәге биналар, корылмалар Казанныкыларны хәтерләтә. Анда троллейбуслардан күбрәк матурлык һәм шәһәр символы буларак файдаланалар. Аларда еш кына туристлар йөри, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Наилә.
Үзе әйтүенчә, Лондонда барлык дин вәкилләренә дә ихтирам белән карыйлар. Мисал өчен, Англиядә 5 миллион мөселман яши, 100 дән артык мәчет кенә бар! 
Лондонда иң матур урыннар – парклар икән. Алар бик күп һәм барысы да король гаиләсе карамагына керә, шуңа күрә анда һәрвакыт тәртип, чисталык хөкем сөрә, күп итеп роза чәчәкләре утырталар.  
Шәһәрдә шулай ук музейларга (аларга керү – бушлай), төрле күргәзмәләргә һ.б. урыннарга барып була. Ә иң зур «Лондон күзе» дип аталган күзәтү тәгәрмәченнән шәһәр уч төбендә кебек кенә күренә. Орхан белән Наилә үзләре янына килгән кунакларга Оксфорд һәм Кембридж шәһәрләрен дә күрсәтәләр. Биредә бар дөньяга танылган университетлар урнашкан. 
– Гаиләдә төрек, рус һәм инглиз телендә аралашабыз. Үзем татар телендә дә сөйләшәм. Әлбәттә, балаларымны кечкенәдән үк намаз, Коръән укырга өйрәтәм. Улым ураза да тотты, Аллаһыга шөкер. Мәктәптә мактыйлар, әйбәт билгеләргә генә укыйлар. Татарстанга, кызганычка – сирәк кайтабыз. Түбән Кама хәзер бик матурланды, дип ишеттем. Кайтып, күрәсем килә, – ди Наилә.
Милләттәшләребезне без һәрвакыт ачык йөз белән каршы алабыз. Шәһәребез Лондон күләмендә булмаса да, монда кайткач, күрсәтерлек урыннар күп. Рәхим итегез!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Н. Гафурованың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев