Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Эт кешенең дустымы?..

Химиклар урамындагы 60нчы йортның 4нче подъездында яшәүчеләр озак еллар дәвамында җәфа чигә. Сәбәбе - икенче катта яшәүче мәрхәмәтле хатын. Урамдагы авыру, хуҗасыз калган этләрне өенә алып кайтып дәвалаучы, ашатучы кешегә сокланмый мөмкин түгел. Әмма... Этенең ничә булуы төгәл билгеле түгел: кечкенәсе дә, зурысы да, карасы да, агы да бар -...

Химиклар урамындагы 60нчы йортның 4нче подъездында яшәүчеләр озак еллар дәвамында җәфа чигә. Сәбәбе - икенче катта яшәүче мәрхәмәтле хатын. Урамдагы авыру, хуҗасыз калган этләрне өенә алып кайтып дәвалаучы, ашатучы кешегә сокланмый мөмкин түгел. Әмма...
Этенең ничә булуы төгәл билгеле түгел: кечкенәсе дә, зурысы да, карасы да, агы да бар - 6-8ләптер. Ул аларның һәркайсына кушамат та кушкан: Алла Борисовна, Киркоров, Кристина һ.б. Урамда алар белән йөрергә әллә вакыты, әллә теләге юк. Квартир ишеген ачып чыгарып кына җибәрә. Подъезддан өрә-өрә бер көтү эт килеп чыккач, кешеләр кинәт куркып китә, балалар елый. Үзләре һәрвакыт пычрак, җитмәсә, бер-бер артлы балалап торалар.
Подъезд халкы инде ничәмә-ничә еллар җәфа чигә. «Мәрхәмәтле» хатынны сүгәләр, яныйлар, хәтта телевидение чакырттылар. Әмма берни эшләтә алмыйлар. Этләр көне буе урамда йөри. Алар урам этләре булып саналамы?
Җитмәсә, кызганучан хуҗа, мәчеләр дә ашасын дип, өендәге калдык-постык ризыкларны подъезд алдына чәчеп сала икән. Аңа карап, башка әбекәйләр дә хуҗаларсыз хайваннарны ашата башлаган. Ел ярымнар элек Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләр шау-шу куптарган иде. Биредә дә мәчеләрне кызганып ашатып торганнар. Җылы подвалда яшәп, тәмле ризыклар белән тукланган мыраубикәләр саны 15кә җиткән.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен бу хәл, әлбәттә, туйдырган. Һәм песиләрдән котылу юлларын эзли башлаганнар. Кешесен дә тапканнар... Тик әбекәйләр хәлне абайлап алып, телевидениегә шалтыратканнар, мәчеләрне коткарганнар. Әмма берсе дә аларны өенә алырга теләмәгән, чөнки үзләрендә дә бар икән.
Шәһәрдә хуҗасыз калган хайваннарны асрар урын юк. Чөнки урын булдырырга, хезмәткәрләргә акча түләргә теләүче күренми. Хайваннарны үтерергә ярамый, дип шәрран яручылар да җитәрлек. Тик менә мондый мәрхәмәтлелек бәла да китерергә мөмкин.
Ике ел элек Красный Ключ поселогы халкы, урам этләреннән куркып, җитәкчеләрдән ярдәм сорап хатлар язган. Ачыкланганча, этләрне башта кызганып ашатып торганнар. Әмма алар һаман арткан, араларында шактый зурлары да булган. Нәтиҗәдә, олыларга да, балаларга да ташлана башлаганнар. Ул вакытта хайваннарны атканнар. Ә менә 36нчы микрорайондагы кыргый этләр якын-тирәдә яшәүчеләрне һаман куркытып тора икән. «Ильинка» спорт-күңел ачу комплексы янында да куркыныч хәл килеп чыккан. Төнлә бер бакчага кергән бер төркем эт куяннарны, кәҗәне, тавыкларны өзгәләп ташлаган. Саны 30лап, ди.
Күптән түгел урам этләрен һәм мәчеләрен юк итү өчен 1,3 миллион сум бүлеп бирелгән дигән сүз чыкты. «Коммуналчылар» әйтүенчә, шәһәр урамнарыннан өч меңләп хайванны юкка чыгарачаклар. Әмма муенчагы булганнарына тимәячәкләр.
Социаль челтәрдәге биткә «Сез мондый адым белән килешәсезме?» дигән сорау куйдым. «Балаларым өчен куркам, башка чара булмагач, атсыннар», - дип язган бер хатынга икенчесе: «Урам этләре ташланып, синең аяк-кулларыңны өзгәләп атсыннар иде. Шунда этләргә үлем теләргә хокукың булыр», - дип җавап бирде. Ачыкланганча, аның эте бар икән. Ниндие! Бульдогка охшаганы, шарпей токымлы.
Шәһәр хакимияте проблеманы хәл итү юлын үзенчә тапкан - атарга! Кызганычмы? Кызганыч, әлбәттә! Әмма подъезд алдындагы калдык-постыкларны, пычрак, мескен кыяфәтле яки, киресенчә, агрессив хайваннарны күреп туйган халыкның моңа күбесе ризадыр...
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев