Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Эшләгәндә картаерга вакыт калмый»

Язма герое Тәгъзимә Садыйкова 1951 елда Алабуга районының Гари авылында туа. Кызга җиде яшь тулгач, гаилә Зәй шәһәренә күченә.

Мәктәптә укыганда ук шәфкать туташы булырга хыялланган кыз, әтисе теләгенә каршы килми, Зәйнең үзенә генә түгел, даны СССРга танылган шикәр заводына лаборант булып эшкә урнаша. Тырыш, үзенә бирелгән эшне җиренә җиткереп башкаручы Тәгъзимәне унсигезе тулуга, кадрлар бүлеге инспекторы итеп куялар. Мәктәптә «бик яхшы» билгеләренә генә укыган кыз яңа эшкә башыаягы белән чума. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, белемен күтәрү турында да онытмый: финанс-экономика техникумына укырга керә.

24 яшендә аны язмыш булачак ире, Түбән Кама егете белән очраштыра. Өйләнешкәч, яңа шәһәрдә эш табу мәсьәләсе килеп баса. Тик яхшы кеше булгач, юлында да үзе кебек ярдәмчел кешеләр очрап тора аңа. Кирәк бит, иске эшен тапшырып йөргән көннәрдә Зәйгә финанс министрлыгыннан Валентина Куприянова килә. Сүз ара сүз чыгып, Т. Садыйкованың җитәкчесе иң яхшы хезмәткәренең Түбән Камага күчеп китүенә зарланып ала. Форсаттан файдаланып, Валентина Ивановна Тәгъзимә Әхәт кызына Түбән Камадагы бүлеккә икътисадчы булып күчәргә тәкъдим ясый. 

Дөрес, Тәгъзимә ханымның тормышы без язганча шома гына бармый. Беренче сыйныфка укырга керүдән башлап, гомер юлында каршылыклар еш очрый аңа. Кайбер оешма җитәкчеләре, эшләрендә кимчелекләрен күрсәткәч, яшь кызны бик санга сукмаган очраклар да була. Тик ул авырлыклар каршында каушап калмый, корычны бер утка, бер суга салып чыныктыргандай, чыныгып, Пенсия фонды җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. 

Тәгъзимә Әхәт кызы эшли башлаганда штатта бары тик өч кеше була, һәм алар бер кысан бүлмәдә эш башлап җибәрәләр. Торабара җитәкче тырышлыгы белән Төзүчеләр урамындагы 10 нчы йортта якты иркен өч бүлмә алуга ирешәләр. Ә 2003 елда Пенсия фондына Тынычлык урамындагы ташландык балалар бакчасы бинасы бирелә. Бу бинага ремонт ясалып, шәһәребезнең йөзек кашы булырдай бина дәрәҗәсенә күтәрелгәнче күпме борчулы көннәр, йокысыз төннәр үткәргәнен үзе генә белә ул. 

Тынгысыз җанлы Тәгъзимә Садыйкова лаеклы ялга чыккач та кул кушырып өйдә утырмый. Хәзер өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез арасында аеруча популяр булган "Өченче буын университеты«н башлап, оешсалып йөрүчеләрнең берсе була.

Хезмәтләре хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнеп, бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеменә лаек була. Тик шулай да бүләкләрнең иң зурысы, шәһәрдәшләрнең хөрмәтедер, мөгаен. Кая гына барса да аны танып, зурлап исәнләшәләр, рәхмәт сүзләре белән искә алалар.

Шәхси тормышта да ул бәхетле хатын, ике кызының кайгыртучан әнисе һәм алты оныкның яраткан дәү әнисе.

Ландыш Сәярова
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев