Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Элмә такталар ни сөйли?

Элмә такталарда сүзләрне хаталы язу турында күпме генә сөйләшсәк тә, аларның бетеп торганы юк.

Киресенчә, хаталар белән язу бәйгесе үткәрергә җыенганнармыни — урам, тукталыш, предприятие, оешма исемнәрендә «күзләрне әчеттерә» торган ялгышлар очрый. 

Бызов базарында күптән инде икмәк һәм камыр ризыклары сату итә торган сәүдә ноктасы эшли. Ризыклар монда чынлап та тәмле. Әмма сәүдә ноктасының хуҗасы Түбән Камада татарча белүчеләр сирәк дип уйлый бугай, шуңа безнең шәһәр исемен русча язган. Күрше шәһәрнең татарча исемен дә кыскарткан, дөресе «Яр Чаллы» булырга тиеш. 

Шул базардан ерак кына түгел йортның беренче подъезды өстендә ике элмә такта урнашкан. Берсенең эчтәлеге ике телгә дә тәрҗемә ителгән, тик икенчесенең язуын татарчага күчермәгәннәр. Ә икенче элмә такта бары тик русча гына язылган. Уң якта нәкъ шул зурлыктагы сүз сыешлы урын да калган югыйсә... 

Менделеев урамындагы «Барс-4» сәүдә үзәгендәге балыкчылар кибете бик шәп эшли. Әмма эш сәгате күрсәтелгән элмә тактада русчадан тәрҗемә бик уңышсыз килеп чыккан. Минемчә, «төшке ашсыз һәм ял көннәрсез эшли», дип тәрҗемә итсәләр дөресрәк булыр иде. 

«Вахитов проспекты» тукталышында шәһәребез кунакларын гына түгел, алай-болай начар ният кылырга теләүче адәмнәрнең башын бутаучы «сихри утрау» бар. Тукталышның арткы ягына «Химиклар проспекты, 82Д» дип язылган. Трамвай юлын аркылы чыккач, икмәк пешерү йортының стенасында «Химиклар проспекты, 79Д» дип язылган тактаны күрәбез.

Ә бу ике объект та проспектның бер ягында урнашкан бит! Әйтергә кирәк, бу географик "Бермуд өчпочмагы«н хәтерләткән урында урнашкан бинада ялгыш адрес күрсәтелгән язма инде берничә ел эленеп тора.

P.S. Хәзер шәһәребездә тукталыш исемнәре дә үзгәреп беткән икән. Бер үк җирдә урнашкан трамвай тукталышы «Вахитов проспекты», ә юлның икенче ягындагы автобус тукталышы «Халыклар дуслыгы йорты» дип атала. Дистәләгән еллар буе телевидение башнясы янындагы «Телеүзәк» тукталышы хәзер «Шинчылар» проспектына күчкән... Машина белән генә йөрүче түрәләргә аермасы юктыр, ә менә гади халык адашып-аптырап йөри.

Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев