Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Чын ирләр күбрәк булсын иде

Кайбер типсә – тимер өзәрлек ир-атларның «эш юк», дип өйдә ятуларына шаккатам мин.

Вагайды ир-егетләр, вагайды. Кибет ишек төбендә кулын сузып, акча сорап торырга хурланмый, ә шул кибет территориясен себерергә дворник булып эшкә керергә оят, имеш. Шул ук эшне әйтеп кара әле син «эш юк» дип өйдә бот күтәреп ятучы берәр түбәнкамалыга. Мин әйткән идем әтисенең пенсиясен эчеп ятучы бер хөрәсән ялкавына. «Син нәрсә инде, авыр бит анда. Минем бит шәһәрдә танышлар күп, алар юлда эшләп йөргәнне күрсәләр көләчәкләр» ,– дип кырт кисте. Әйтерсең, моңа кадәр берәр эшмәкәр яки җитәкче булган. Өйләнеп караган иде, хатыны куып чыгарды, эшләмичә, өйдә эчеп ятучы артык йөк нинди хатын-кызга кирәк булсын! Өстәвенә, кулында бер төпле һөнәре юк. Дипломы булмаган кешене түрә итмәсләр инде, шул гади эшче булып ялланырга кала. Яшь буынны эшлексез, ялкау булырга әлеге дә баягы интернет өйрәтә. Анда бит эш кешесенең дәрәҗәсе юк, җыен шырдый-бырдый рәхәт тормышта яшәгәнен күрсәтеп, кызыктыра.

Ә менә без «кара халык» дип көләргә яраткан ир-атлар оят дип тормый, теләсә-кайсы эштә тырышып эшли. Туган якларында калган гаиләсен дә, монда вакытлыча тапкан сөяркәсен дә тулаем тәэмин итеп тора.

Шәһәребезнең Төзүчеләр урамында юл төзелеше барганын беләсез инде. Анда бордюр җәю эшендә шактый шул «кара халык» эшли. «Кара» дип аларны һич кимсетеп әйтүем түгел. Киресенчә, эшчән булганнары өчен хөрмәт итәм мин аларны. Менә шулар арасында сирәк кенә булса да «ак халык» – үзебезнең җирле егетләр дә бар. Тик алар я югары сыйныф укучылары, я студентлар.

Үзе дә бала-чага кебек кенә бер егеттән узып барышлый гына «Эшең авырдыр?» дип сораган идем, җавабы «түзәрлек» булды. Максим атлы бу егетнең җәйге каникулда акча эшләве икән һәм беренче елы гына да түгел. Узган ел төзелеш материалларны сатучы шәхси эшмәкәрдә эшләгән, шул материаллары төяп, җибәреп торган. «Акчаңны кая куярга җыенасың?» ише мәгънәсез сораулар белән башын катырмадым инде. Хәләл көчен куеп, тир түгеп тапкан акчасы. Күпме алганын әйтмәсә дә, «җитәрлек» дию белән чикләнде. Мин эштән кайтып җиткәнче кичке җиденче яртылар була, ә алар әле эшләп йөри.

Урамда «бомж» дип аталучыларны әй кызганабыз, ничектә ярдәм итәсе килә. Кемнәрдер ашатып-эчертеп, киендерә дә. Тик эш тәкъдим итүгә, 99,99 проценты «уйлап карармын» дип җавап бирә. Аларга шулай яшәү ошый, димәк.

Дөрес, ирләребезнең барысы да бер чыбыктан сөрелмәгән. Гүзәл затлар бәхетенә чын ир-атлар күбрәк. Алар икешәр эштә эшләсә эшли. Тик гаиләсен тәэмин итәргә тырыша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев