Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үчкәдәге танышым алдады

Бер көнне шәһәрдәге үзәк базарга чыктым. Үчкә авылыннан килгән таныш бер хатын ак май (сыер мае) сатып тора. Моны күргәч, элек, без үскән чакта, әниләрнең гөбедә каймактан ак май язганнары искә төште. Аның тәме әле дә авызда тора. Шул вакытларны искә төшереп, Үчкәдән килгән әлеге якын танышымнан, килосын 340 сумнан...

Бер көнне шәһәрдәге үзәк базарга чыктым. Үчкә авылыннан килгән таныш бер хатын ак май (сыер мае) сатып тора. Моны күргәч, элек, без үскән чакта, әниләрнең гөбедә каймактан ак май язганнары искә төште. Аның тәме әле дә авызда тора.
Шул вакытларны искә төшереп, Үчкәдән килгән әлеге якын танышымнан, килосын 340 сумнан май сатып алдым. Ипигә чын май ягып, гаилә белән тәмләп чәй эчәрбез, дигән уйлар белән кайттым.
Ләкин, танышыма ышанып, бик нык ялгышканмын икән. Майны ипигә якканда ук, ничектер, сылануы икенче төсле тоелган иде. Исе дә, тәме дә юк. Бер дә, сыер сөтеннән авыл кешесе үзе ясаган майны хәтерләтмәде бу. Эретеп, сары май булса да ясап куярмын дип уйладым. Эреттем, тик майның әсәре дә юк иде ул катнашмада.
Менә бит, нинди заманга килеп терәлдек: хәтта, авыл сыерлары да әллә нинди, химик кушылмалы сөт бирә башлаган, ләбаса. Әллә Үчкә сыерларын гаепләп ялгышаммы? Бәлки, сыер сөтендә түгелдер монда хикмәт, ә май ясый торган апакайның комсыз хәйләкәрлеге сәбәптер?
Кибетнекеннән байтак югары бәягә саткач, маен да намус белән ясарга кирәктер дип саныйм. «Авыл мае»ның гына түгел, гадел һәм намуслы булулары белән аерылып торучы Үчкә халкының да дәрәҗәсен төшермәсен иде намусыннан йөгереп качкан мондый хатыннар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X