Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Билгесез кешеләр белән сөйләшмәгез!

Алдау очраклары турында, кызганычка, еш язарга туры килә. Чөнки даими кисәтеп, мисаллар китереп торсак та, кармакка эләгүчеләр байтак. Хәер, алдаучылар белән үземә дә эш итәргә туры килде. Берничә ай эчендә өч тапкыр төрлечә «сынадылар».

Күптән түгел билгесез номердан бер ир, исемем белән эндәшеп шалтырата: «Мин куркынычсызлык хезмәтенән шалтыратам. Сезнең «Сбербанк» картасыннан кемдер акча урламакчы», – диде. Әлбәттә, алдаганнарын беләм, чөнки куркынычсызлык хезмәте кешеләргә шалтыратмый. Әмма башымны җүләргә салып: «Картада урлардай акча юк бит», – дигән булдым. Теге һаман бирешми: «Шулай да, картагызда ниндидер шикле операцияләр күзәтелә». Мин: «Туктагыз әле. Банкның «кайнар» линиясенә шалтыратып сорашам да, аннары кабат сезнең белән элемтәгә керермен», – дидем. И китте бу: «Сез миңа ышанмыйсызмы? Сезгә анда да шул ук сүзләрне әйтәчәкләр», – дип чәпчепме-чәпчи. Алай да, үз сүземдә тордым, трубканы сүндердем һәм башка беркая шалтыратмадым. Чөнки алдаучыларның «кайнар» линия номерына кушыла алуларын да беләм. Болар да мине башка борчымадылар.
ВКонтакте челтәрендә танышларым аккаунтларын «ватып» кереп, алар исеменнән «әҗәткә акча бир» дип язуларын күрсәм, башта үзләренә шалтыратам һәм челтәрнең ярдәм хезмәтенә хәбәр итәргә киңәш бирәм. Билгесез номердан SMS-хәбәрдә сылтама килсә, аның буенча узмыйм, хәбәрне бетерәм. Якыннарымны да гел кисәтеп торам. Чөнки сылтама аша үтүең була, телефоныңа бәйләнгән банк картаңнан акча юкка чыгуын көт тә тор.
Акча отуым турында да бер-ике тапкыр язып карадылар. Әмма иң кызыгы берничә ай элек булды. Электрон почтама үзен адвокат Чарльз Джонсон дип таныштырган кеше «Америка»дан ук хат җибәргән. Узган ел Маршалл Заһретдинов исемле клиенты вафат булып, счетында 11 500 000 доллар калган икән. Аның гаиләсе дә, туганнары да булмаган, шуңа күрә, әгәр дә теләсәм, мирасына дәгъвалык итә алам икән яки бөтен акча хәйриягә күчереләчәк. Чынлап әйткәндә, хатка бер дә исем китмәде, чөнки, беренчедән, туганнар белән нәселемне тугызынчы буынга кадәр ачыкладык һәм чит илләрдә гомер итүчеләр булмавын тәгаен беләм. Икенчедән, халык «бушлай сыр капкында гына була» дип юкка гына әйтми. «Юктан килгән акча тиз юкка чыга» дип тә җибәрәләр. Булганы да җиткән.
Безнең газетаның иң күп укучылары – өлкән яшьтәгеләр, шуңа күрә, беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итәм. Таныш булмаган кешеләр белән урамда да, телефоннан да сөйләшмәгез. Һич югында телефон номерын язып алып, балаларга-оныкларга шалтыратып әйтегез. Банк картасының номерын, бигрәк тә арттагы өч санын беркемгә дә әйтмәгез. Акча күчерү өчен алдагы саннар гына кирәк. Алдатмагыз һәм алданмагыз!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев