Без — комсомолда тәрбияләнгән буын
Безнең мәктәп еллары иң матур, иң истәлекле чаклар булгандыр ул.
БДИлар белән башны катырмадылар. Аңа карап, белемсез дә булмадык. Пифагор теоремасын бүген дә исбатлап бирә алам, мәктәп программасына кергән теләсә кайсы әсәрне сөйләп бирү дә пүчтәк эш.
Хәзер балаларны бик акыллы итәргә тырышалар да, тик нигәдер бик үк барып чыкмый. Әдәбиятны да, төгәл фәннәрне дә үзләштерә алмыйлар ахры. Чөнки еш кына «блогер» дигән халык урамда сораштыру үткәрергә ярата. Кабарткан иренле туташларның күпчелеге Англиянең баш шәһәрен әйтә алмый. Мин интернет челтәрләрендәге комментарийларны укырга яратам. Ә алардагы хаталарны күрсәгез, егылып китәрдәй буласың.
Ә без бит әле мәктәп программасын үзләштерергә, өйдә өлкәннәргә булышырга, түгәрәкләргә йөрергә, «тимурчы» булып күрше әбиләргә булышырга да өлгерә идек. «Тимур һәм аның командасы» китабын укымаган бала булдымы икән безнең чорда?! Алар кебек үк булдыра алмасак та, күрше әбиләрне сусыз тотмадык, идәннәрен юдык, кышын карын көрәдек. Шул ярдәмебез өчен әбиләр күпме рәхмәт укыды. Бәлки шул ак яулыклы, мөлаем әбиләребезнең рәхмәте, догалары бүгенге көндә дә безне саклап йөртә торгандыр.
Макулатура, металл ватыклары җыюларны искә төшерсәмме?! Линейкада бер уч төбе хәтле кызыл тукымадан тегелгән вымпел алыр өчен күпме тир түгеп тырыша идек. Кайбер шуграк малайлар колхозның машина-трактор паркына барып, күтәрә алган тимерне эләктерергә дә күп сорап тормыйлар иде, билгеле. Балалык белән ул тимернең кирәкле деталь булу ихтималын уйлап та карамаганнардыр инде. Икенче көнне механизаторлар тимертомыр өеменнән үзләренә кирәклесен кире алып китәләр иде. Тик безне ачуланганнарын хәтерләмим. Сүз дә юк, һәр авылдагы кебек, бездә дә тәмсез телле, усал агайлар бар иде. Бала-чагалар алардан һәрчак читтәрәк йөрергә тырышты.
Кәгазь дә бүгенге кебек кадерсез булмады. Шуңа күрә һәр битне кадерләп җыеп бардык. Ә хәзер, поты бер тиен, дигәндәй... Мин, берничә ел элек, шул элекке гадәт белән, макулатура җыйган идем. Килосы, хәзер әйтсәм ялгышырмын инде, әллә җитмеш тиен, әллә җиде сум иде. Шулай булгач, адәм көлкесе, хәзер кем җыйсын ул макулатураны?!
Чүпрәк тә җыялар иде дип истә калган. Аның өчен безгә авылда шул эш белән шөгыльләнүче абзый бер шар (безнеңчә — кабарткыч) бирә иде. Вәт хәзер җыйсалар ул чүпрәк-чапракны, әйеме?! Бер киемне елдан артык кию юк бит хәзер.
Дөрес булса, алга киткән чит илләрдә пластик шешәләрдән, төрле калдыклардан чимал ясап, икенче тормыш биргәннәрен күрсәтәләр. Кытайлар пластик шешәләрне эшкәртеп, дөге дә ясыйлар ди, әнә... Безгә әле Кытайларга җитәргә-ә-ә!
Мәктәпләрдә октябрят, пионер, комсомол оешмалары тәрбия белән ныклап шөгыльләнделәр шул ул вакытта. Берәүнең дә башкалардан аерылып каласы килмәде — начар укучылар да, пионер булырга, комсомолга керергә теләп, тырышлыкларын арттыралар, укуларын яхшырталар иде.
Хәзер дә балалар оешмаларын торгызырга талпыныш ясап карыйлар да бит... Тик барып чыкмый бугай. Чөнки тулы бер буын урамда үсте. Ә яшьрәкләрен хәзер компьютерларыннан, телефоннарыннан аерып алу бик авыр булыр шул. Замана белән бергә рухи кыйммәтләр дә үзгәрде. Менә шунысы бик кызганыч.
Ясалма интеллект ярдәмендә ясалган фото
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев