Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Без барабыз мәктәпкә...

Әле генә җәйге каникул башланган кебек иде, күз ачып йомганчы үтеп тә бара. Май ае чыгарылыш класс укучылары әти-әниләренең генә кесәсенә сукса, 1 сентябрь мәктәпкә баласы йөргән һәр ата-ананың шактый акчасын «йота». Яңа уку елы бу истәлекле көн якынлашкан саен, мәктәп укучысына кирәк-яракның бәясе көннән-көн арта. Базарга яки кибеткә чыгып,...

Әле генә җәйге каникул башланган кебек иде, күз ачып йомганчы үтеп тә бара. Май ае чыгарылыш класс укучылары әти-әниләренең генә кесәсенә сукса, 1 сентябрь мәктәпкә баласы йөргән һәр ата-ананың шактый акчасын «йота». Яңа уку елы бу истәлекле көн якынлашкан саен, мәктәп укучысына кирәк-яракның бәясе көннән-көн арта.
Базарга яки кибеткә чыгып, кирәгеннән артык акча туздырмас өчен, мәктәп укучысына ниләр кирәк булганын исәпләп чыгарыйк. Хәзер һәр мәктәптә форма киеп йөрергә кушалар. Кайбер мәктәпләр аны фабрикада тектерәләр, ә базардан алырга уйласагыз, иң кимендә 1800 сум кирәк булачак. Тик бу бәядәге форманың сыйфаты начар. Форма белән кияргә кызларга ак блузка, малайларга күлмәк -
800 сумнан табарга була. Кыз балаларга колготка, ир балаларга иң кимендә 6-7 пар носки. Аларның бәясе 25 сумнан (тик бик тиз тишелә) башлап, 150 сумга кадәр. Кызларга чәчләренә тагарга матур бантлар (иң кимендә 100 сум) да кирәк. Тәк, монысы кием белән булды. Хәзер уку әсбапларына күчик. Мәктәпкә баручы балам юк, шуңа күрә исемлектән кайбер нәрсәләр төшеп калса, үзегез өстәрсез.
Әгәр балагыз беренче класска барса - санау таякчыклары, хәрефләр кассасы һәм тагын шундый шырдый-бырдый өчен 1000 сум акчагызны алып куегыз. Ышаныгыз, бу әле җитмәскә дә мөмкин.
Мәктәпкә барырга сумка - иң арзанын 650 сумга күрдем. Ләкин бу сумканың сыйфаты начар икәне күзгә ташланып тора. Айдан да артыкка чыдамас. 2000 сумга яхшы сумка табарга була. Тагын да кәттәрәге 4-6 мең сум.
Дәфтәр (юка), шакмаклы һәм буйлысы - 4 сум. Һәр икесен дә иллешәрдән ким алмагыз. Ул дәфтәрләр тиз бөгәрләнә. Шуңа күрә аларга тышлыклар да кирәк. Болары арзан - 10 сум гына.
Гомуми дәфтәр (калын) -монысы югары класслар өчен һәр предметка иң кимендә өчәр кирәк - 15әр сумнан һәм аннан да кыйммәтрәк.
Ручкалар (кызыл, кара, зәңгәр) - иң гадиләре 8 сумнан. Матурлары 25 сумнан башлап.
Гади карандашлар - 7 сумнан. Боларны салырга пенал - 35 сумнан. Рәсем дәресе өчен альбом - 50 сумнан. Төсле карандашлар - 30 сумнан. Фломастерлар (кирәге чыга) - 50 сумнан
Линейка, клей, төсле кәгазь, пластилин һ.б. карап, исәпләп йөри торгач, акча чутын югалттым, баш әйләнә башлады.
Әле бит мин санаганнардан тыш, стикер, маркер ишеләрне дә алыр өчен 350 сум тирәсе акча кирәк булачак. Ә менә транспортер, циркуль ише бәлки кирәк булыр, бәлки юк кебек әйберләрне алып тормасагыз да була.
1 сентябрь көнне чәчәк тотып мәктәпкә баручы баладан да матур күренеш юк. Шуңа күрә букет өчен 300-1000 сум акчагызны кызганмагыз.
Китаплар хакында язып тормыйм. Чөнки 8-10 ел бер төрле китап белән уку ерак социализмда калды. Хәзер ел саен диярлек дәреслекләр алышына. Аларын да әллә ничә төрле авторлар арасыннан мәктәп кушканны сайлап аласы. Шуны гына әйтә алам, дәреслекләр кыйммәт. Инглиз теле дәреслеге, мәсәлән, (әле аның махсус дәфтәре дә бар) 300 сумнан да арзан түгел.
Куртка-мазар, ботинка-туфли ишесен үзегез чамаларсыз инде, аларын санап утыра башласак, бер айлык эш хакы точно җитмәячәк. Хәзер инде ашаган өчен, төрле түгәрәкләрне дә исәпкә алып, запас акча җыеп куегыз. Менә шулар, җәмәгать. Кыйммәт дип зарлансагыз да, алмый чарагыз юк. Ни әйтәсең инде, уч төбе кадәр кулъяулык та 20-50 сум тора бит.
Балалар үстерүче әти-әниләргә сабырлык һәм җир җимертеп эшләрлек (акча кирәк) сәламәтлек бирсен дип теләргә генә кала.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев