Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Бер вакыт кына икән...»

Шәһәрнең рәсми булмаган яңалыклары, соңгы хәбәрләр, имеш-мимешләр барысы да җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә. Шуңа күрә, эч пошканда, кәеф булмаганда җәмәгать транспортында йөреп киләм.

Менә бу юлы да трамвайда үзенчәлекле генә киенгән ике кызга күз төште. Заманча модага ияреп «оверсайз» дип аталган берничә размерга туры килә торган өс киеме, армиядә солдатлар кия торган ботинкалар кигән бу ике яшүсмер салонны яңгыратып, чын күңелдән көләләр. Чырайларын сытып утыра торган берничә әбигә бу ошамады булса кирәк, кызларны тетеп аттылар. Үзләре моннан берничә ел элек модада булган кием кигәннәр, мөгаен бакчадан кайтып килешләредер. Бәлки эшләп арыганнардыр да, ял итәселәре киләдер.

Ачуланмагыз, аларның бит әле иң ваемсыз, иң гамьсез вакытлары. Берничә елдан тормыш мәшәкатьләре баса башлагач, үзеннән-үзе кача ул самими елмаю. Әйе, әти-әниләр, бар туган-тумачалар исән вакытта тормыш гел икенче шул ул. Бәйрәмнәрдә бергәләп туган нигезгә җыелулар үзе ни тора. Рәхәтләнеп таң атканчыга кадәр сөйләшеп утырулар, йокларга урын табу мәсьәләсе, пәлтәме-матрасмы җәеп, идәнгә тезелеп ятулар, билгеле иң матур, иң рәхәт чаклар булган шул. Язгы-көзге бакча эшләре, печән чабулар бергә башкарылганда авыр тоелмый иде. Еллар узган саен әти-әниләр мәңгелек йортка күчә, алар артыннан туганнар шунда юл ала башлагач, тормышның кызыгы, рәхәте дә кими башлый, килешәсездер. Менә хәзер әйтегез әле: кайсыгыз рәхәтләнеп, шушы кыз балалар кебек чын күңелдән елмайганы бар соңгы вакытта. Бәлки күршегезне коймак пешереп, чәй эчәргә чакыр- гансыздыр?..

Иртән торуга дөнья куарга ябышабыз: квартирны зурайтасы яки ремонт ясыйсы, машинаны яңартасы, ипотека-кредитны түлисе... Ә башны күтәреп караганда, инде тормыш үтеп барганын чамалый башлыйбыз.

Табигатьтәге хозурлыкка күз салыгыз әле – һәр ел фасылы үзенчә матур бит. Аяк астында көзге яфраклар кыштырдатып җәяү йөргәнегез бармы?.. Бәлки кышын гаиләгез белән чаңгы шуарга чыгасыздыр... Эштә тәрәзәгә карарга вакытыгыз булмаса, яки бу матурлык күренмәсә, шул ук автобус-трамвай тәрәзәсенә күз салыгыз әле. Юк бит, барыбыз да күзен телефоннарына текәгән...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев