Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Белешмә турында белешмә эзләп...

Бюрократия шуның кадәр тамыр җәйде, кайчагында моңа кадәр бу кәгазь боткасыннан башка ничек яшәдек икән дип аптырап та куям.

Берәр дәүләт оешмасына йомышың төшсә, яки берәр белешмә кирәк булса – әзер тор, синнән йөз дә бер төрле кәгазь җыйдыртачаклар. Өстәвенә аларның күбесе түләүле дә әле. Менә шуннан соң, «Кәгазьне исраф итмик, урманнарны саклыйк!» дигән шигарьнең никадәр буш сүзләр булуын аңлыйсың.

Медицина күзәтүе узганда регистратурада ук инде кулыңа 4-5 кәгазь тоттыралар. Вак кына хәрефләр белән нәрсәдер язылган ул битләргә укып та тормый кул куябыз.

Әле шул кочак-кочак кәгазь җыйганда совет заманындагы түрәләрнең ни дәрәҗәдә «белемле» булуы ачыклана. Бер танышымның әтисенең исеме русча авыр языла. Алар алты бала, туу турындагы таныклыкларында әтиләренең исеме алтысында алты төрле. Менә шуннан китә инде судта бертуган икәнеңне раслау өчен белешмәләр җыю!

Без әле чагыштырмача яшьләр, ничек тә булса ерып чыгарбыз. Ә менә әбиләрнең кырыкмаса-кырык оешмада күз яшьләре түгеп йөрүләре күңелне әрнетә. Күптән түгел генә паспорт өстәленнән бер белешмә кирәк булды. Чиратта торган әбинең улы вакытсыз вафат булган да, мирас рәсмиләштерү эшләре белән йөреше икән. Әбидән илледән узган улының туу турында таныклыгын сорыйлар. Бичара әбигә бик үк яхшы булмаган килен туры килгән шул. Рәсми рәвештә язылышып тормасалар да, улының документларын бирми тилмертә икән.

Бу кадәр буталчыкларны имеш, безнең өчен, безнең иминлегебезне кайгыртып уйлаганнар. Шулайдыр инде, пычагым! Гади кешегә бюрократик киртәләрне үтү никадәр авыр, нәрсәне дә булса рәсмиләштерү никадәр катлаулы булган саен, алдартазларга безне алдау шуның кадәр җиңел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев