«Бар иде шундый авыл»
Үзенең 3,5 гасырлык тарихында туган авылым Чәбиянең бай тарихи үткәне бар.
Илебезнең меңләгән башка авылларында яшәүчеләр кебек үк, туган авылым Чәбия халкы да илебез тормышында һәм язмышында актив катнашкан.
XX гасыр башы Россия өчен зур үзгәрешләр вакыты була. Өч революция, Гражданнар сугышы... Гражданнар сугышы беркемне дә, хатын-кызларны да, балаларны да, картларны да аямый. Бу кардәшләрне үтерү сугышы Чәбия авылын да читләтеп үтми. Кемдер әтисен, кемдер ирен, ә кемдер кадерле улын югалта...
Ул елларда авыл халкына да рәхәт булмый — 1921- 1922 елларда коточкыч ачлык кичерәләр. Кешеләр аеруча кыш көне ачлыктан кырыла. Үлгәннәрне күмәргә кеше дә булмый, ачлыктан хәлсезләнгән авылдашлар кабер казый алмый. Кыш көне үлгәннәрне сарайларга җыеп барганнар. Аларны яз көне генә гомуми каберләргә җирләгәннәр.
Яз көне, яшел үлән баш калкыткач кына, кешеләр һәртөрле үлән белән туклана башлый. Ач ашказанына яшел үлән ашап, кешеләр дизентерия белән авырый.
Чәбия авылының өлкән яшьтәге кешеләре сөйләвенчә, 1921-1922 елларның кышында ашарга бернәрсә дә булмаган, ачлыктан кешеләр шешенгән, урамда ук егылып үлгәннәр...
1923 елдан тормыш әкренләп җайга салына башлый. Шулай итеп, 30 нчы елларда илдә массакүләм коллективлашу башлана. Авыл халкының барысы да күмәк хуҗалыкка керергә ашкынып тормый, билгеле. Колхозга, беренчеләрдән булып, ярлылар килә. Чөнки аларның югалтыр әйберләре, мөлкәтләре булмый. Урта хәллеләрнең ныклы хуҗалыгы булган, алар үз гаиләләрен ышаныч белән туендыра алганнар. Шуңа күрә алар үз мал-мөлкәтләреннән аерылырга һәм колхозга керергә бик теләмәгәннәр.
Ә бай крестьяннар кулак булып саналган. Кулаклар, бөтен мөлкәтләрен колхозга бирергә риза булсалар да, аларны колхозга кабул итмәгәннәр. Чөнки 1929 елда И. Сталин рәсми рәвештә кулаклыкны сыйныф буларак бетерү сәясәте игълан итә. Авылларны кулаклардан (аларны шулай ук «халык дошманнары» дип тә атыйлар) азат итәләр, милекләрен тартып алалар, гаиләләрен Себергә озаталар.
Чәбиядә дә колхоз оештырыла, аны «Баш Чишмә» дип атыйлар. Бу күмәк хуҗалыкны оештыруда кыенлыклар күп була. Урта хәлле кешеләрне генә түгел, ярлыларны да кулаклар исемлегенә керткән очраклар булган. Әнием Вера Дмитриевна Карпова (Григорьева), үзенең дусты Маланья гаиләсе турында сөйләде: «Ярлы яшәделәр, тыйнак киенделәр, барысы кебек үк аякларына чабата киеп йөрделәр. Аларны да «раскулачивать» иттеләр. Чөнки гаиләләрендә май язгыч бар иде. Гаиләне Себергә алып китәләр. Алардан бүтәнчә бернинди хәбәр дә булмады».
Чәбия авылы кешесе Василий Тупаев әти-әнисе гаиләсенең фаҗигале язмышы турында менә нәрсәләр сөйләгән иде: «Әтиәнием Григорий Севастьянович һәм Ольга Кондратьевна ныклы хуҗалык алып барганнар, терлекләрдән тыш аларның умарталыгы да бар иде. Чәбиядә колхоз оештырыла башлагач, әти, үзенең бал кортлары белән анда беренчеләрдән булып керә. Әти заманы өчен белемле кеше булганлыктан (дүрт сыйныфны тәмамлаган), аны бригадир итеп билгеләгәннәр.
Кышка умарталарны умарталык өенә җыялар. Бал кортлары кышны җиңелрәк кичерсен өчен, каравылчыларга мичне ягып, бинаны җылытырга кушалар. Ул чакта ике каравылчы булган. 1941 елның мартында умарта өе янган, ә аның белән бергә барлык бал кортлары да юкка чыга. Кемнең гаепле булуын ныклап тикшереп тә тормаганнар, бөтенесен әтигә сылтап, аны гаепле итеп калдырганнар. Бал кортларын югалту ачуын шулай алмакчы булганнар, алар беркемгә дә эләкмәсен өчен, шундый карар кылганнар, имеш. Әнием ничек итеп иртән әтине алырга килгәннәрен сөйләде. Миңа өч яшь кенә иде, мич башында утыра идем, әтием минем янга килеп, кысып кочаклады. Без аны бүтән күрмәдек.
Илле елга якын әти турында бернәрсә дә белмәдек. 1989 елда Казанда Архангельск зиратында күмелгән корбаннар исемлегендә таптык без аның фамилиясен. Анда репрессияләнгәннәр, атып үтерелгәннәр һәм төрмәләрдә үлгәннәр җирләнгән. Ә 1992 елда Россия Федерациясе Генераль прокуроры ярдәмчесе Весновская имзасы белән без әтиебезнең реабилитацияләнүе турында белешмә алдык. Анда болай дип язылган: «Баш Чишмә» колхозы бригадиры Григорий Севастьянович Тупаев 1941 елның 2 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тарафыннан 58-8, 58-10 статьялары буенча мөлкәтен конфискацияләп, атып үтерелүгә хөкем ителә. 1991 елның 18 октябрендә аклана».
«Әтисез ничек яшәдегез?» — дигән сорауга, Василий Тупаев: «Әнием өч бала — мин, абыем Александр һәм сеңлем Анна белән калды.
Абыем белән эшкә кердек. Безнең бригадир бар иде, колхозчыларга һәр боерыкны янаулар белән әйтә иде ул. Абыйга да гел: «Әгәр эшләмәсәң, әтиең артыннан китәрсең», — дип янап торды. Бригадирга бөтен авыл халкы нәфрәт белән карады. Сугыштан соң ул Чәбиядән китте һәм бүтән әйләнеп кайтмады. Бөтен кеше хөрмәт иткән әтине гаепләр өчен, умарталык өен дә ул үзе яндыргандыр бәлки, дип шикләнәм...
Мине үгез җигеп эшләргә куйдылар. Мин аның белән басудан ындырга көлтәләр ташыдым. Үгез — кире хайван, бик санлыйсы килми. Ә мин көчсезлегемнән үртәлеп елыйм. Аннары мине атлар утарына күчерделәр. Атларга ашатырга бернәрсә дә юк. Көндез, иптәшем белән, Сүбәләк чокырларыннан үлән эзләп, шуларны чабып алып кайта идек».
Үзләренең хезмәтләре һәм кешеләргә карата мөнәсәбәтләре белән алар әтиләренең намуслы исемен саклап калганнар. Моны Василий Тупаевның түбәндәге сүзләре раслый: «Балачагыбыз авыр булуга карамастан, без әни тырышлыгы белән үстек, җәмгыятькә файдалы кешеләр булдык. Абый ике ул үстерде, биш онык һәм сигез оныкчыгы бар. Апа өч кыз тапты, биш онык һәм ике оныкчык — шатлыгы. Без хатыным Елизавета белән улыбыз Григорийны һәм кызыбыз Зинаиданы тәрбияләп үстердек. Минем бәхетем — дүрт оныгым, җиде оныкчыгым. Балаларга һәм оныкларга бабайның нинди булуы һәм үз гомерендә нинди газаплар күрүе турында сөйлибез. Һәр җәй яшьләр бабалары күмелгән зиратка барып, сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салалар».
Чәбиядә тормыш шулай үз җаена бара. Башка авыллардагы кебек үк, колхозга ярлылар үз теләкләре белән керә. Җирне күмәкләшеп эшкәрткәннәр, уңышын җыйганнар, салымнардан азат ителгәннәр. Табигый азык-төлек салымнары йөкләмәсе аерым хуҗалык алып баручыларга йөкләнгән. Ләкин тиздән барлык хуҗалыкларга натураль салымнар, ә ялгыз хуҗалыкларга икеләтә салым салына. Аны вакытында түләмәгәннәрдән, активистлар килеп, ике тапкыр күбрәк терлек яки башка милекләрен алып киткәннәр.
«Баш Чишмә» колхозында, Советлар Союзының барлык авылларындагы кебек үк, колхозчыларга хезмәт хакын урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң, үстерелгән культураларны тарату юлы белән, эш көннәре исәбеннән түлиләр.
Авылда яшәгән өлкән кешеләр әйтүенчә, авыл искиткеч матур урында урнашкан: ерак кына түгел урман, болыннар, авыл артында Чәбия елгасы ага. Уңдырышлы җир мул уңыш биргән. Авыл үзе дә бик матур булган. Анда тырыш кешеләр яшәгән. Алар бодай, арыш, борыч, карабодай, сабан һәм башка культуралар үстергәннәр. Иген культураларын саклау өчен агач амбарлары булган.
Авылдашларның барысының да 25 сутый бакчалары булган, бакчаның бер өлешен алма бакчалары биләгән. Яз көне бөтен авыл шау чәчәккә күмелгән, хәтта йортлар күренмәгән, чәчәкләрнең исе башны әйләндергән. Колхозчылар шәхси хуҗалыкларында сыер, кәҗә, сарык, дуңгыз, каз һәм тавыклар асраган.
Чәбиялеләр дөньяви бәйрәмнәр белән беррәттән дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үтәргә яратканнар. Бөек Октябрь бәйрәмендә һәркем өчен кайнар төшке ашлар оештырганнар. Яңа елны, 1 Майны, дини бәйрәмнәрдән Пасха, Раштуа һәм башка бәйрәмнәрне бөтен авыл халкы җыелып, бик күңелле итеп билгеләп үтә торган булганнар.
Аеруча Троицаны яратып бәйрәм иткәннәр. Бу көнне Сабантуйлар үткәрелгән, анда бик күп кунаклар җыела торган булган. Бәйрәм өчен яшьләр авыл халкыннан бүләкләр җыйганнар. Аларны көрәш, җиңел атлетика һәм спортның башка төрләре буенча ярышларда җиңүчеләргә тапшырганнар. Ә яшь кызлар, кәләшләр Сабантуй батыры өчен махсус сөлгеләр чиккән.
Бәйрәмдә, кечедән алып зурга кадәр, барысы да күңел ача: уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, таган атыналар. Ләкин күпчелеге көрәшне карарга ярата. Кем Сабантуй батыры булып калыр?
Ә кич белән яшьләр Кичке уенга җыела. Бәйрәм иртәнгә кадәр дәвам итә...
Бөек Ватан сугышы елларында Чәбия халкы барлык совет кешеләре кебек яшәгән. Ир-атларның күбесе фронт-ка китә. Ул елларда авыл халкы ир-атларсыз гына түгел, атсыз да кала. Атларны үгезләр алмаштырган. Колхоздагы барлык эш хатын-кызлар, балалар һәм картлар җилкәсенә төшкән. Алар колхоз кырларында сугышка киткән ир-атларны алыштырганнар — ачлыктан интегеп, көндез дә, төнлә дә эшләгәннәр. Эштән буш вакытта, бигрәк тә кыш көннәрендә, бияләйләр бәйләгәннәр, тукымалар тукыганнар. Балалар, яшүсмерләр вакытыннан алда үсеп җиткәннәр, күпләргә мәктәп парталарын калдырып, эшкә барырга туры килгән. Һәркем якыны турында фронттан хәбәр көткән. Кызганычка каршы, һәркөнне кайсы да булса бер гаилә «кара мөһер» белән хат — «похоронка» алган.
Чәбия авылыннан 100 дән артык кеше фронтка китә. Аларның яртысы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган...
Тормышлар әкренләп җайга салына, әмма сугыш елларында ирләрен югалткан хатыннарга, әтисез калган балаларга бик кыенга туры килә, чөнки бу авыр елларда да авыл халкы хәерчелектән, ачлыктан бик зыян күрә. Андый гаиләләр аз булмаган.
Вакыт узу белән «Баш Чишмә» «8 Март» колхозына кушыла. 1962 елга кадәр авылда яшәгән Михаил Марков Чәбиянең Яр Чаллы районы Актүбә авыл советы карамагында булуын искә ала. Авылда 62 йорт һәм корылма булган. Анда дүртеллык башлангыч мәктәп (1955 елда ябылган), ат утары, тимерчелек, ДТ-75 тракторы һәм авыл хуҗалыгы инвентаре урнашкан.
Соңрак «Кама» совхозы оештырыла, анда Сүбәләк, Прости, Чәбия авыллары халкы эшли.
1960 елның декабре безнең төбәктә зур төзелеш башлану белән билгеле. Илебезнең барлык төбәкләреннән яңа шәһәр төзүчеләр килде. Яшь булуына карамастан, Түбән Кама шәһәре (1966 елда шәһәр статусы бирелә) элекке шәһәрләрдән калышмыйча, тиз үсеш ала. Беренче торак йорт 1961 елда ук төзелә.
Чәбия авылы халкы яңа шәһәр һәм зур химия заводы төзеләчәге турында белгәч, башта шатланды. Яшәү шартларын яхшырта алырлар дип уйлаганнар: керосин лампалары урынына электр лампочкалары барлыкка киләчәк, асфальт юллар һәм кешеләр өчен лаеклы хезмәт хакы белән эш булачак. Яшьләр төзекләндерелгән шәһәр фатирлары турында хыяллана башлый.
Авыл халкы беренче төзүчеләрне ипи-тоз белән кабул итә. Һәр йортка Кама шәһәрен төзергә килгән кешеләр фатирга керә. Тик вакыт узу белән Чәбия авылы шәһәр үсешенә комачаулый һәм аны сүтә башлыйлар. Иске йортларда яшәүче кешеләр шатлана, билгеле. Чөнки шәһәрдән барлык уңайлыклары булган квартирлар бирәчәкләр.
Күп кенә чәбиялеләр «Кызыл Чишмә» кошчылык фабрикасына эшкә урнашып, Кызыл Чишмә бистәсеннән бөтен уңайлыклары булган квартирлар алалар.
Олы яшьтәгеләргә үзләренең ата-бабалары яшәгән туган йортларыннан аерылу җиңел булмаган. Алар әтиләренең нигезен, балачак һәм яшьлек хатирәләрен искә төшереп торучы туган йортларын мәңгегә югалтачакларын аңлаганнар.
Чәбиялеләр утырткан бакчалар авылны һәм анда яшәгән кешеләрне озак вакыт искә төшереп тора әле. Кайчак, спиртлы эчемлекләр яратучылар агачлар күләгәсенә килеп «бәйрәмнәр» оештырганда, алар үзләрен ташлап киткән хуҗаларына үпкәлиләр, елыйлар да кебек.
Күптән юкка чыккан Чәбия авылының кайда урнашкан булуын күп түбәнкамалылар хәтерләмидер инде? Авыл Спорт урамындагы 13а йорты тирәсеннән башлана һәм Сүбәләк юлыннан йөз метрлап ераклыкта тәмамлана. Аннан соң авыл зираты һәм болыннар булган. Чәбия авылының соңгы кешесе Тимофей Иванович Карпов туган авылын 1993 елда ташлап киткән.
Хәзер Түбән Камада ул авыл исеме белән аталган кечкенә урамнарның берсе һәм Вахитов проспектындагы 2 нче йорт артында урнашкан 300 кв. м. тирәсе мәйдандагы кечкенә зират кына Чәбия авылы турында искә төшереп тора. Тарихи белешмәләрдән мәгълүм булганча, анда 350 ел дәвамында кешеләр җирләнгән.
Татьяна Болтикова, мәгариф ветераны
Трудовой поселогы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев