Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Бала бирәм, кем ала?..»

Бу якты дөньяга аваз салган һәр бала тулы гаиләдә туып, бәхет-шатлык, ата-ана назын тоеп үссен иде дә... Тик бар да без теләгәнчә бармый шул.

Кемнәрдер сабыйларын бала тудыру йортында ук калдырып чыкса, кайберәүләр нарасыйларына наз һәм тәрбия биру урынына «яшел елан» яки тагын да начаррагы — наркотик матдәләр белән дус булуны өстен күргәнлектән, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителәләр. Балалар бәхетенә, андыйларны гаиләләргә алып, үз сабыедай якын күреп тәрбияләүчеләр, ата-ана җылысын бирүчеләр дә бар. Күпме көтеп тә, ата-ана булу бәхетен татый алмыйча, төрле сынаулар аша узып, ЭКО ясатып та бәби алып кайта алмагач, әти-әниле килеш тә, ятимлек ачысын тоеп яшәгән сабыйларга гаилә җылысы бирәләр. Нечкә күңелле, башкалар проблемасына битараф калмаган, үз балалары янына чит оя нарасыйларын кушучылар да юк түгел. Аларга бары рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә. 

Быел Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан 34 бала гаиләгә урнаштырылган. Әлеге бүлек җитәкчесе Наталья Шибаева әйтүенчә, 26 бала туганнары карамагына тапшырылган, 4 бала тәрбиягә алынган, 2 бала уллыкка алынган һәм 2 яшь түбәнкамалы үз гаиләсенә кайтарылган. 

Тик әле балалар йортына бардым да, кибеттән товар сайлаган кебек, үземә ошаган баланы алып кайттым гына түгел. Моның өчен шактый документлар җыярга, күп вакыт сарыф итәргә туры киләчәк. Әле аннан соң да, сәбәбен аңлатып тормыйча, сиңа бала бирүдән баш тартырга мөмкиннәр. Үземнең бер танышларым гаиләсе (мәгълүм сәбәпләр аркасында исемнәрен язмыйм) чагыштырмача яхшы яши, эчүтарту белән мавыкмыйлар, икесенең дә төпле эш урыны бар. Тик аларга тәрбиягә бала бирмәделәр, сәбәбен дә аңлатмаганнар. 

Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру вакытын кыскарту һәм гаиләне опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре сайлап алу максатыннан, баланы тәрбиягә алырга теләүче кандидатлар базасы алып барыла. Бүгенге көндә 47 уллыкка алучы гаилә (35 е — парлы, 12 ялгыз кеше) һәм 10 тәрбиягә алган ата-ана гаиләсе (3се — парлы, 7се — ялгыз) исәптә тора икән. 

Шундый авырлыкларны җиңеп, тәрбиягә яки уллыкка-кызлыкка бала алган гаиләләр арасында сабыйларны кире кайтару очраклары да очраштыргалый. Монысы инде, гомумән аңлашылмый. Болай бала язмышы белән уйнау аның күңеленә күпме авыр яра саласын, олыларга ышанычы калмаячагы хакында уйлыйлармы икән бу кешеләр?.. Сүз дә юк, үзеңнең күнегелгән тормышыңа бөтенләй чит-ят кеше, өстәвенә, әле шәхес булып формалашып җитмәгән бала килеп кергәч, нидән дә булса баш тартырга туры киләчәк. Яңа әти-әни күпме генә тырышса да, алар бу сабыйларга үз әти-әнисе була алмый, чөнки табиблар әйтүенчә, геннар төрле. Татарларда да бит «Җан тартмаса да, кан тарта» дигән әйтем бар. Психологлар да тәрбиягә алынган бала белән әтиәни бер-берсенә, яңа мохиткә ияләшсен өчен өч ел чамасы вакыт кирәк диләр.

Кызганыч, балаларны кире тапшырган өчен закон буенча бернинди дә җәза каралмаган. 

Таяк ике башлы булган кебек, тәрбиягә (уллыкка-кызлыкка) бала алу өлкәннәр тарафыннан зур җаваплылык булса, балаларга лотерея кебек: кем нинди гаиләгә туры килә бит. Кайсысындыр үз баласы кебек яратып, бар җылысын, назын биреп үстерсәләр, кайсылары балалар йортыннан гаилә дигән мәхшәргә эләгергә мөмкин. Балаларны яшьтән көчләре җитмәгән эшкә җәлеп итү, җәберләү очраклары хакында да ишеткәләп торабыз. 

Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: соңгы елларда бала тудыру йортларында нарасыйларны калдырып китү очраклары кимегән. Чөнки дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә ярдәм сизелерлек артты, тулы булмаган, күпбалалы гаиләләрдә бу аеруча сизелә. Шулай ук ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар саны да кимүгә бара. Узган ел андый балалар 53 булса, быел 39 гына икән. 

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 508 бала исәптә тора, алар арасында уллыкка алынганнар — 249, туганнары тәрбиясендә — 196, тәрбиягә алынган гаиләләрдә 63 бала бүлек хезмәткәрләре күзәтүендә. 

Тәрбиягә бала алу өлкәннәрдән зур җаваплылык, сабырлык сорый, ә моны һәркем үти алмый. Болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның юлында аларны аңлардай, авыр вакытта кул сузардай, мәрхәмәтле кешеләр очрасын иде. 

Фото freepik. com.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев