Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бакчага ияләшсен өчен

Беренче балам 78нче балалар бакчасына йөргәнлектән, икенчесен дә шунда бирергә булдык. Чөнки кем кулына эләгер дә, баламны ничек карарлар, ничек тәрбияләрләр, ияләнә алырмы, дигән сорау тумады. Хәзер инде дүртенче класска күчкән малаем шушы балалар бакчасында яхшы тәрбия һәм белем алып чыкты, мәктәптән "4"ле, "5"ле билгеләре генә алып кайта. Аның өчен...

Беренче балам 78нче балалар бакчасына йөргәнлектән, икенчесен дә шунда бирергә булдык. Чөнки кем кулына эләгер дә, баламны ничек карарлар, ничек тәрбияләрләр, ияләнә алырмы, дигән сорау тумады. Хәзер инде дүртенче класска күчкән малаем шушы балалар бакчасында яхшы тәрбия һәм белем алып чыкты, мәктәптән "4"ле, "5"ле билгеләре генә алып кайта. Аның өчен тәрбиячеләргә бик рәхмәтлемен.

Балалар бакчасына чиратка язылгач, әле кайсы төркемгә эләгәсәсбезне дә белмәгән килеш, һәркөн диярлек, нәни кызым белән бакчадагы уен мәйданчыкларында берәр сәгать уйнап кайта идек. Килгәч тә, бакча тирәли йөрибез, ә балам уйнарга дип, нәкъ 7нче төркем балалары янына килеп туктый. Берсендә озак кына карап торгач, "анда матур апа да бар", - дип куйды бу. Иң кечкенәләр өчен ике төркем оештырылганын ишеткәч, эчемнән генә: "Шушы төркемгә әләксәк ярар иде", дип теләдем. Теләгем кабул булды, тәрбиячеләрдән дә, тәрбияче ярдәмчесе - тәмле ашлар белән сыйлаучы Аня апаларыннан да ундык.

Кызым беренче көннән йөргән 7нче төркем тәрбиячеләре Резидә Фасхетдинова белән Лилия Гыйлаҗева, үз балаларыбыз юк, кеше баласын ничек карарбыз, дип аптырап тормыйлар. Һәркөнне, әле йокыларыннан күзләре дә ачылмаган сабыйларның - елаганын юатып, калганына ягымлы сүз әйтеп, алып калалар. Һәр кергән бала аларны күргәч, тиз генә чишенеп үзләре үк тәрбияче апаларының кочакларына ташлана. Тәрбияче ярдәмчесе Анна Гаянова да сабыйларны үз баласыдай күрә. Ике-өч яшьлек сабыйларның һәрберсенең күңелен аңлап, холкын өйрәнеп, яратып тәрбиялиләр

Балаларны юатырдай матур сүзләрне каян табып бетерәләрдер... Төркемгә керү белән, "Карагыз әле, кем килгән. Хәлләрең ничек? Бу матур машинаны кем алып бирде? Курчагыңның күлмәге бигрәк матур. Бантикларыңны кем бәйләде?" кебек бала күңеленә үтәрдәй сүзләр белән каршы алалар. Бала елавын онытып, тизрәк апаларының соравына җавап бирергә ашыга, ничек әнисеннән башка уйнап калуын сизеп өлгерми.

Кешенең тормышында аерылмас яраткан нәрсәсе булырга тиеш. Минем өчен ул - туган тел... Балалар иркенләп рус һәм татар телендә сөйләшәләр (кайбер сүзләре үзенчелекле килеп чыкса да), аңлыйлар, сорауларга дөрес җавап бирәләр. Бу - ата-ананың гына түгел, тәрбиячеләрнең дә тырышлыгы дисәм, ялгышмамын. Бигрәк тә, өйләрендә русча гына сөйләшкән гаиләләрдә. Сүзләрне әле бик ачык итеп әйтә алмасалар да, әле өч яше дә тулмаган бала бер үк сүзне яки җөмләне русча да, татарча да әйтә. Нинди җырлар, биюләр өйрәнсәләр, өйдә барысын кабатлый. Һәрберсенең туган көнендә: "Ак калач, ак калач", яки "Каравай, каравай" җырын җырлыйлар, анысын да өйгә кайткач кабатлап җырлап йөрибез. Нәрсә өйрәнгәннәрен һәм нинди уеннар уйнаганнарын белеп торабыз, "Без, без, без идек..." тә, башкасы да калмый. Күңелле иде 78нче балалар бакчасының 7нче төркемендә.

Бүгенге көнне, яшебез җиткәнлектән, зурраклар өчен булган 3нче төркемгә күчтек. Анысына инде курыкмыйча барабыз, чөнки Рәзилә Җиһангированың яхшы тәрбияче икәнен кеше сүзе буенча гына белмибез. Рәзилә Һадиевна олы баламны - дүртенчегә күчкән улымны тәрбияләгән һәм мәктәпкә озаткан тәҗрибәле тәрбияче.

Балагызның бакчага китәр чагы җитә башласа, ниләр эшләп бетәр икән дип борчылмагыз. Бу язманы игътибар белән укыган булсагыз, минем кебек эшләгез: чиратыгыз җиткәнне көтеп ятмагыз, бакчага алданрак барып йөрегез. Шулай эшләгәндә, бакчада үзен генә калдырып киткәндә, сабыегыз баштагы берничә көндә елап, көйсезләнеп йөрсә дә, бик тиз ияләнер. Үзегезнең дә күңелегез тыныч булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев