Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Аяклары сызламаган кешегә рәхәт – җәяү йөри»

Түбән Кама шәһәре читтән килгәннәр өчен гүя бер табышмак. Без инде ияләнгән, ә башка шәһәрдән килгәннәр өчен гаҗәпләнерлек нәрсәләр шактый икән.

Бер көнне шулай, шәһәрнең Тынычлык урамының яңа микрорайонында тукталышта торабыз. Түбәнкамалылар белә: автобус тукталышының исеме бар, ә автобуслары юк. Мине хәләл җефетем машина белән килеп алырга тиеш иде, тукталышта шуны көтәм. Ә менә бер ир заты автобус көтә бугай. Сәгатенә бик еш карап алуыннан һәм арлы-бирле йөрүеннән аның инде шактыйдан торуын фаразларга мөмкин.

Бераздан миннән бу микрорайоннан Бызов урамына нинди автобус бара дип сораштыра башлады. Минем: «Берничек тә» дигән җавабым аны канәгатьләндермәде, билгеле. Төпченүен дәвам итте. Мин аңа шәһәр буйлап ике-өч маршрут кына, аларның да сәгатькә бер булуын гына әйткәч, гаҗәпләнүеннән очкылык тота башлады хәтта.

Сөйләшә торгач, бу ир заты күрше Башкортстаннан Түбән Камага эшкә килүче булып чыкты: әллә Стәрлетамак, әллә Нефтекамск диде – аңламадым. Аларда автобуслар биш-ун минут саен йөри икән.

– Сезнең шәһәр эре сәнәгать үзәге. Шуның кадәр күп заводлар була торып та, гади генә автобуслар йөрешен дә җайга сала алмыйсызмы» – дип, болай да авырткан җиремә басып, мине гаепләгән була. Әйтерсең, миннән тора автобусларның йөрмәве...

Бу проблема инде берничә ел буе хәл ителә алмый торган мәсьәлә шәһәребез өчен. Ә мин, әбиләр әйтмешли, «серкәләргә сер бирмибез, бетләр ашамаганда», – заводка йөрүчеләрне вахта автобуслары йөртә дип, котылмакчы булам. Әле алай гына да түгел, такси хезмәте арзан дип мактанам үземчә!

Ә эчтә җеннәр котыра. Иртән Гайнуллин урамыннан Тынычлык урамына ничек барырга? Ярый да, мәрхәмәте килеп, вахта автобусы шоферы туктаса... Әле утырган очракта да, сиңа тиешле тукталышта ишеген ачмыйча, «химия»гә алып менеп китәргә дә күп сорап тормас. Менә сез әйтегез әле, яңа «Эссен»нан базарга ничек барасыз? Әйе, «59»лыга утырып, ярты шәһәрне әйләнеп. Әгәр бик ашыкмасагыз һәм аякларыгыз сызламаса – җәяүләп. Ә теге ир кеше барырга теләгән Бызов, Гагарин урамнарына?..

Корабельная дигән урамда автобуслар инде күптән йөрми. Бәхетең булса, шул өч автобусның берсенә («55», «25», «59») җайлашасың инде. Бу язманы нәрсә дә булса үзгәрер дип язуым түгел. Эчем пошканнан гына язам. Тукталышта автобус көткән чит шәһәр кешесе күңелемне кузгатты. Минем үземә бик рәхәт, эшкә трамвайда йөрим. Ә аларның йөреше шулкадәр төгәл, хәтта трамвайларга карап, сәгатеңне дөресләргә була.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев