Авылларны торгызыйк
2017 елның май аенда авылга әтием каберен күрер өчен кайткач, имәнеп киттем: бер бакча да сөрелмәгән. Узган елда да нәкъ шундый хәлне күргән идем. Бакчалар булган урыннарда чүп үләннәре үсә, коймаларны сүтеп алып киткәннәр, бу урыннарда бозаулар гына йөри. Кайткач сатып алырбыз, дип үзебез белән бәрәңге дә алмадык. Күрше Александровка...
2017 елның май аенда авылга әтием каберен күрер өчен кайткач, имәнеп киттем: бер бакча да сөрелмәгән. Узган елда да нәкъ шундый хәлне күргән идем. Бакчалар булган урыннарда чүп үләннәре үсә, коймаларны сүтеп алып киткәннәр, бу урыннарда бозаулар гына йөри.
Кайткач сатып алырбыз, дип үзебез белән бәрәңге дә алмадык. Күрше Александровка авылында сатуга башка яклардан алып килгән бәрәңгенең бер килограммы 45 сум тора. Аның юклыгын коры җәйгә сылтап та булмый, биредә ул бөтенләй утыртылмый.
Авыл кешеләре ничек яши? Кәҗәләр, тавыклар тота. Авылда элек сыер көтүләре икәү булган, колхозга сөт, ит тапшырып, шуның белән план үтәлә иде. Хәзер барлыгы 10 сыер гына калган.
Яшьләр Ханты-Мансига вахта юлы белән йөреп эшли, авылда картлар гына калып бара. Саланың үлә баруын күрү бик авыр. Колхоз бай чакта асфальт юл салынды, сыер фермалары төзелде, артезиан скважинадан суүткәргеч торбалар сузылды. Авылда кеше арткач, өченче урам барлыкка килде. Хәзер болары юк инде.
Әти йорты каршында колонка бар иде, аны сүткәннәр. «Ни өчен?» - дип сорагач: «Еш ватылды, төзәтергә кеше дә, акча да булмады», - дигән җавап ишеттем. «Гомуми ихтыяҗлар өчен акча җыю юкмы әллә?» «Кемгә кирәк ул? - диләр. - Кем җыя аны?» «Суны каян аласыз? - дим. - Кешеләрнең ишегалларында коелары бар, күршеләргә шунда суга йөрибез». Бу коеларда исә су каты, дуенлы, күбесенең бөерләрендә ташлар бар.
Туган авылыма кадәр кайтканда йөзләгән авыл аша уздык. Бар җирдә дә бер үк күренеш. Ташландык җимерелгән фермалар... Сыер көтүләре беркая юк... Җир хезмәтеннән аерып, халыкны югалтабыз. Өлкән буынның хезмәт тәрбиясе көнбатыш цивилизациянең тискәре йогынтысыннан, алкоголь, җинаятьчелектән коткара ала. Россиядә мондый сәясәтне кертеп, эшне башкарыр кеше юкмыни? Без бары кулланучылар җәмгыятен барлыкка китердек, кешеләр мөстәкыйль рәвештә проблемаларын хәл итү урынына, дәүләтнең кредит бирүен көтә, аны түләмичә, җәзасыз калу юлларын эзли. Акылыгызга килегез! Дәүләтнең төп бурычы итеп җирдә хезмәт куючы, уңыш җыючы, Россияне ныгытучы кеше тәрбияләүне куйыйк. Эш урыннары булдырыйк. Авылны торгызу өчен булдыра алган кадәр эшлик.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ
Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев