Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Атны урлаткач, абзарны бикләү кирәкме?

Казан, Пермь шәһәрләре мәктәпләрендәге фаҗигаләр онытылырга да өлгермәде, Удмуртия башкаласы Ижау каласында да шундый ук коточкыч кан кою кабатланды. Халык арасында шактый шау-шу куптарган бу вакыйгалар әле хәзер дә кешеләргә тынгылык бирми.

Нигә һаман саен сабый балаларга барып бәйләнәләр соң, аптыраш?!.. Күбесе мәктәп-бакчаларда сак хезмәтен алмаштырырга, кораллы яшь ир-атлар куярга, дигән фикерне күтәрә. Бер яктан карасаң, дөресе дә шул бит инде, мәктәп булсынмы ул, дәваханәме – бюджет оешмаларын, аларны кимсетеп әйтүем түгел, өлкән буын вәкилләре генә «саклый». Кигән киемнәре махсус форма булса да, аларга корал бирүче бармы икән – шикләнәм. Тик кораллы сак кына атыш оештыручыларны туктатып калырмы? Алар бит зомбилашкан, күзләренә ак-кара күренми. Ул очракта «әнә, яшь сакчы да мәктәпне саклап кала алмады», – дип уфтаначакбыз.

Һәр фаҗигадән соң, бераз тавышланып алабыз да, тынабыз. Ә бит айсбергның судан күренмәгән өлеше зуррак булган кебек, бу мәктәпкә бәреп керүләрнең сәбәпләре күпкә тирәндәрәктер. Берәр айдан Ижаудагы атыш та онытылыр, тагын шундый фаҗига кабатланганчы. Ә сәбәбен ачыклаучы, төбенә балта чабучы булырмы, шикләнәм...

Нигә, психик яктан тайпылышлары булган бу малайлар мәктәпләргә кереп атыш оештыра, менә шушы хакта уйланучы бармы? Мәктәптә укытучыларга, сыйныфташларына ачуы килеп, үч саклап йөргән кешеләр шактый. Барысы да кулына корал тотса – Алла сакласын, мәктәпләрдә атна саен атыш булыр иде. Кем нәрсә әйтсә дә, бу бала-чагаларның үз белдекләре белән кулларына корал тотуына ышануы кыен. Аларны акылга таманрак дигәннәр дә ышанып бетеп булмый. Травматик ату коралын чын пистолет итеп үзгәртергә теләсә-кемнең башы эшләми.

Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының капка-коймаларын бикләп куеп кына, проблемадан котылып булмый.

Теләгән кеше ул коймалардан сикереп кенә керә. Интернетта, төрле социаль челтәрләрдә пропаганда алып баручы төркемнәрне бәлки ныклы күзәтү астына алыргадыр. Бу, билгеле, сезнең белән безнең кулдан гына килә торган эш түгел. Яшь буынның куркынычсызлыгын хөкүмәт үз кулына алмый торып, мондый атышлар әле туктамаячак.

Ә безгә, үз чиратыбызда, тирә-ягыбыздагы кешеләргә битараф булмаска кирәк. Илназ Галәвиев кебекләрнең урам буйлап мылтык тотып барганнарын күрүгә тиешле органнарга хәбәр итәргә, күршең үз эченә бикләнгән һәм сәер бер зат икән, яныннан мыштым гына үтеп китмәскә.

Рәмзия Сәлимова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев