Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Әйтер сүзем бар

«Әти гаделлек өчен корбан булган»

Әтием Әбрар Гали улы 1891 елда Әлки районы Түбән Биктимер авылында туган. Заманында патша армиясендә хезмәт иткән, унтер офицер булган ул.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиемне сугышка алганнар. Канкойгыч бәрелешләрнең берсендә, чолганышта калып, әсирлеккә эләккән ул. Концлагерьларда бик күп җәберләүләр күрергә туры килгән әтиемә. Ләкин ул шул мәхшәрдән исән-имин чыга алган. 

Сугыштан соң әтине «Якты юл» колхозына рәис итеп билгелиләр. Артта сөйрәлүче колхоз, аның тырышлыгы белән, алдынгылар сафына чыга. Сугышны һәм ачлыкны җиңгән кешеләр йөзендә елмаю күренә башлый. Тик яхшы тормыш озакка бармый, арада көнче адәмнәр табыла. Алар әти өстеннән шикаять язалар. «Каракларга ипи урларга юл күрсәтә, үзе дә урлый» дигән сүзләр була анда. 

Шулай итеп, әтине 10 елга төрмәгә утыртып куялар. Балаларны, әби-бабайларны ачлыктан һәм салкын үлемнән алып калган өчен әнә шундый «җәза» бирелә. Ул елларда бер әтине генә түгел, ярты авыл халкын төрмәгә утыртканнар. Гаепләрен дә, дәлилләрен дә, шаһитларын да таба белгәннәр. Бер гаиләдән икешәр кешене утыртканнар дип ишеткәнем булды. Аларның кайберләре кире кайтмады. Шунда төрмәдә үлеп калды. Минем әтием дә 1948 елның 18 гыйнварында төрмәдә үлгән. Соңыннан ачыкланганча, авыр шартлар нәтиҗәсендә, аңа салкын тигән, үпкәсе ялкынсынып авырган. 

Еллар узгач, без әтинең каберенең кайда икәнен ачыкладык. Кызганычка каршы ул җирләнгән каберлек урыны су астында калган икән. Әле Әсрар абыем исән вакытта аның каберен булса да барып күрәсебез килгән иде. Тик ул ниятебез дә тормышка ашмый калды. Әтиемнең урыны җәннәттә булсын!

Әтисез үскәч, безнең гаиләгә бик кыенга туры килде, билгеле. Әнием авырлыкларны ничек җиңгәндер дә, ничек безне исән-сау үстерә алгандыр?! Колхоз планын үтәү өчен көнне төнгә ялгап эшләргә туры килде аңа. Сөйли башласаң, баштан ниләр генә узмады инде...

Ул чакта, сүз дә юк, урлашучылар да булды. Тик ул заманда кеше яшәү өчен урлаша иде. Ә хәзер урлашу икенче төрлерәк, баю өчен урлаша хәзер халык. Шундый бер вакыйга истә калган: ничектер, әнием бер капчык арыш сатып алган. Балаларымның тамаклары тук булсын, дигәндер инде. Шуны өйдә туган апабыз белән чистартып торганда, әтием төшке ашка кайтып кергән. Арышны кайдан алдыгыз дип, сораша башлаган. Әни хәлне сөйләп биргән инде. Әтинең бик нык ачуы килеп, «уфалла» арбасына салдырып, амбарга илттереп бушаттырган. Йә, шундый кеше карак була аламы?.. Әнә шундый гадел кеше булган әтием. 

Корбан Галиев, пенсионер 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев