Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Асфальтта кызыл таплар...

Бәхәсле фильмга бер караш.

Ниһаять, апрель аенда ике атна дәвамында НТВ телеканалында барган «Үсмер сүзе. Асфальттагы кан» сериалын күрсәтү тәмамланды. Бу фильм турында иң беренче тапкыр ярты ел элек мәктәптә, үз укучыларымнан ишеттем: О-о, «крутой» фильм, карарга кирәк... 

Аннары тәнәфес вакытында кайбер кызларның «Мәхәббәт, пыяла...» дип борын астыннан ниндидер җыр көйләп йөрүләрен ишетергә туры килде. 

Фильмның премьерасы узган елның декабрендә булды һәм бик күп бәхәс тудырган иде. 80 нче еллар азагында «Казан феномены» дип аталган һәм үсмерләр төркемнәре турында бик фаҗигале финал белән тәмаланучы телесериал, әлбәттә, тамашачыларны битараф калдыра алмый. Күпләр режиссер Жора Крыжовниковның бу иҗат җимешендә, беренче чиратта, «кара» романтиканы мактау чагыла дип тавыш күтәргәннәр иде. Бәлки шуңадыр, башта Казанда төшерелергә планлаштырылган кино икенче шәһәргә (Ярославль) алмаштырылды. 

80 нче еллар ахыры һәм 90 нчы еллар башында яшүсмерләрнең «асфальт бүлешкән» чоры вакыйгалары Казанда гына түгел, башка шәһәрләргә дә кагылды. Мәсәлән, Ш. Идиятуллинның «Город Брежнев» әсәре Яр Чаллыдагы шул хәрәкәткә багышланган. Түбән Камада да үсмерләр кимен куймадылар. Ул елларда безнең шәһәрдә микрорайоннар гына түгел, барлык урамнар, хәтта йортлар үзара төркеменәнәргә бүленеп беткән иде: «Малуха», «БАМ», «Тында», «Монголия», «Пентагон», «Динамо», «Бродвей», «Коробка», «Барабан», «Ешки», «Вторишки», «Пляжники» (Кызыл Чишмә) һ.б. Баштагы чорда яшүсмерләрнең вак-төяк криминал белән шөгыльләнүче төркемнәре берничә елдан «Мамшовские», «Татарка», «ТяпЛяп» сыман оештырылган җинаятьчел төркемнәр барлыкка килүгә сәбәпче булдылар. Шул елларны таксида эшләгән күршем төркем лидерларының аның машинасын «кысып алуларын», БСИ дан кайсыдыр завод территориясеннән арматурадан кисеп ясалган тимер таяклар алып кайтырга мәҗбүр итүләре турында сөйләгән иде... 

Кинога кире әйләнеп кайтсак, фильм дуслык һәм мәхәббәт, яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәткән серияләр белән башланып китә. Яхшы билгеләргә укучы, музыка мәктәбенә йөрүче Андрейны классташы Маратка (актер Рузил Минникаев роле) шефлык ярдәм итәргә кушалар. Үзара дуслашып киткәч, Марат аны абыйсы Вова җитәкләгән группировкага алып килә. Тәртипле малай Андрей группага эләккәч бик тиз тискәре якка үзгәрә башлый — талый, урлаша, сугыша, аның аркасында әнисе хәтта юләрләр йортына эләгә. Марат яхшы, заманасына күрә бай гаиләдән. Әтисе — инженер, заводта көнне-төнгә бәйләп эшли. Әмма Марат һәм Вованың әтиләре белән уртак тел тапмыйча аралашулары аларны шулай ук криминаль юлга этәрә. 

Шуңа күрә мин фильм авторлары беренче чиратта яшүсмерләрнең фаҗигале язмышларында гаиләдәге мөнсәбәтләр сәбәпче булуын күрсәтәләр дип уйлыйм. Аеруча яхшы укучы кыз Айгөлнең (актриса Юлия Пересильд кызы Анна уйный) тарихы шаккатыра. Маратның ундүрт яшьлек дус кызын башка район егетләре урлап алып китәләр һәм мыскыл итәләр. Ә бәхетсез кыз шок һәм авыртудан бераз арынып, гадәти тормышка кайта башлагач, малайлар, чынлыкта аларның гаебе аркасында бәлагә эләккән кызга мораль яктан ярдәм итү урынына, эзәрлекләүләр оештырганнар. Ничек инде! Чөнки алар «чиста кызлар» белән генә аралаша ала. Җәберләүгә бар тирәлек, шул исәптән дус кызлары һәм әнисе дә кушыла (мәсәлән, өстәлдән аш тулы тәлинкәне бәдрәфкә илтеп түгә). Айгөл үзенә кул салырга мәҗбүр була...

«Үсмер сүзе» сериалыннан соң бүгенге яшьләр аны карап, "пацан батырлыклары«нан үрнәк алачак дип борчылу башланды. Ләкин минемчә, хәзерге яшүсмерләр караны актан аера һәм фильмда урам бандаларының романтикасын түгел, ә нинди дә булса җәлеп итүчәнлексез куркыныч дөньяны күрә ала дип ышанырга кала. Фильм хәзерге яшүсмерләргә мәгънәсез һәм мәрхәмәтсез яңа төркемнәр булдыруга илһам бирүдән бигрәк, ничек яшәргә ярамый икәнен күрсәтте. Әгәр дә син явызлык эшләсәң, ул кире кайтачак — арттырылган, канлы, әмма үзеңнең явызлыгың. 

Бүген бу вакыйгаларга куркынычсыз аралыктан, башка социаль-икътисади ситуациядән карарга җитәрлек вакыт үтте. Әлбәттә, яшүсмерләр беркемгә дә кирәк булмаганда ничек булырга мөмкин икәнен беркайчан да онытырга ярамый. 

Мәктәптә укучылар белән фильм турында фикер алышканда, яшь актерларның яхшы осталык белән уйнауларын, югары музыкаль бизәленешен һәм тиз арада зур популярлык казанган «Мәхәббәт, пыяла» җырын (саундтрекны) билгеләп уздылар. Аларның үткен күзләреннән 80 нче елгы «хрущевка» йортларда пластик тәрәзәләр, аннары бер дистә елдан соң гына чыгарыла башлаган чит ил машиналары һәм «кроссовка» аяк киемнәре читтә калмаган... Әмма болары вактөяк җитешсезлекләр. Иң мөһиме, «Үсмер сүзе» Рәсәй кинематографиясендә үз урынын табып, яшьләр киләчәккә юл сайлаганда, ялгыш адымнар ясамаска ярдәм итәр дип ышанасы килә.

«Үсмер сүзе. Асфальттагы кан» киносыннан алынган кадр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев