Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Аллен Даллес күрергә теләгән яшьләр…

Түбән Камада төрек кешесенең кыйнап үтерелү хәбәрен кем ничек кабул иткәндер, әмма ул мине кайбер күңелсез фикергә этәрде. Демократик юлдан бара торган бүгенге Россия яшьләренә каян килгән андый агрессия? Гаиләдән, мәктәптән, урамдагы үз ишләреннәнме? Нәрсә сәбәптер, әмма бер нәрсә бәхәссез: бүгенге көн үсмерләре һәм яшьләре (татар, чуваш, мари һ.б. булуларына...

Түбән Камада төрек кешесенең кыйнап үтерелү хәбәрен кем ничек кабул иткәндер, әмма ул мине кайбер күңелсез фикергә этәрде. Демократик юлдан бара торган бүгенге Россия яшьләренә каян килгән андый агрессия? Гаиләдән, мәктәптән, урамдагы үз ишләреннәнме? Нәрсә сәбәптер, әмма бер нәрсә бәхәссез: бүгенге көн үсмерләре һәм яшьләре (татар, чуваш, мари һ.б. булуларына карамастан) "мы русские, Россия для русских, там чужакам нет места», дигән өер инануында буталалар. "Мы русские" дигән төшенчә тар мәгънәдә - рус милләте вәкилләрен генә белдерә дип аңлашылмасын, бу очракта ул Россия җирлегендә яшәүче төп халыкларны ( шул исәптән, татарларны да) аңлата. Андыйлар өчен милләт тә, дин дә, рәхим-шәфкатьлелек тә юк.

Өер психологиясе куркынычы безнең Россиядә, бөтенесе дә рөхсәт ителә башлаган "демократик үзгәртеп кору" елларында тәмам азынды. Совет чорындагы җинаятьчел төркемнәр ил буенча берничә дистәдән артмаган булса, система җимерелгән, идеология юкка чыккан чорда һәр шәһәрдә, һәр микрорайонда алар саны әллә ничәгә җитте. Үзенә күрә, өердә саналу бер авторитетка әйләнде. Ул өерләргә сәяси төсмер биреп, югары үрмәләүчеләр дә аз булмагандыр, мөгаен... Өер психологиясе күндәм һәм гадел тормыш белән көн күрүче элекке совет кешеләре өчен кыргыйлыкка кайту булып тоелса да, акрынлап ул халыкның ихтыярын сындырып, чарасызлык упкынына ташлады. Хәер, Явыз Иван чорыннан ук күндәмлек һәм коллык псхиологиясе хас булган тулы бер ил халкы өчен, гадел совет системасында яшәп алган барлы-юклы җитмеш ел нәрсә ул?!

Әмма шул чорда илебез зур тарихи тетрәнү - Ватан сугышын кичерде. Шул тетрәнү илдәге күпме халыкны ватанпәрвәргә әйләндерде. Шәфкатьлелек, ярдәмчеллек кебек, кешене кеше иткән асыл сыйфатлар алга чыкты.

Ә чираттагы тетрәнү - совет системасын җимерүләре халыкта (аеруча, хәзерге яшьләрдә) кансызлык-бәгырьсезлек, үз-үзен генә ярату, өлкәннәргә төкереп бирү, милли мәсьәләдә расизм кебек кеше табигате өчен ят сыйфатларның азуына китерде.

Безнең күндәм һәм өркәк буын исә, яшьләребезнең җансыз роботларга, уйсыз интернет коралына әйләнә баруларына коты алынып карап тора. Нидер әйтмәкче булабыз, әмма безне ишетүче юк. Чөнки үз вакытында мөмкинлекне кулдан ычкындырдык. Петербургта, Мәскәүдә, Себер ягында шушы буын вәкилләре өерен (скинхедлар), "чурка"ларны үтереп фашистик идея кычкырып йөргәндә үк җыеп алып, башкаларга сабак булырлык итеп, гадел җәза бирергә, көне-төне телевизордан шуны күрсәтергә, бер милләтнең икенчесеннән һич тә өстен түгеллеген, һәр милләтнең тигез хокуклы булуын айлар, еллар дәвамында сөйләргә иде. "Боевик" дип йөртелгән канлы фильмнар өчен телеэфир кызганыч түгел бит!

Юеш борынлы сабыйлар телевизор экраныннан шуны карарлар (ә кеше үтерергә өйрәтә торган сериалларны түгел!) һәм беркатлы күңелләренә нәрсәнең ярый, нәрсәнең юк икәне сеңеп калыр иде. Шулай эшләгән булсак, бүгенге көннең унҗиде-унсигез яшьлек "күсәк"ләре, бездәге башка милләт вәкилләренә түбәнсетеп, "чурка"лар дип кенә карамаслар иде. "Мы русские" дип һаваланучы яшьләребез кебек үк, ул чуркаларның да, йөрәкләре, күңелләре, туган телләре, ата-аналары бар. Ә һәркемнең - үз газиз ата-анасы, үз туган теле. Әгәр дә син үзеңнең атаң-анаңа сине татар я рус, яки чуваш һ.б. итеп дөньяга китергәннәре өчен рәхмәтле була белсәң, үз милләтеңне дә хөрмәт итәчәксең. Заманабызның үзләрен "мы русские" дип санаучы яшьләре бүген - милләтеннән, иртәгә үз Ватаны булган Россиядән йөз чөермәсме?

Дөньякүләм өстенлеккә омтыла торган Американың бирешмәс Россия халкының акылын алып, роботларга әйләндерү сәясәте дә шуңа юнәлдерелгән түгелме соң? Бөек Ватан сугышыннан соң ук инде, Америка сәясәтчеләре, илебез халкы өчен асыл кыйммәтләрне берәм-берәм юк итү турында хыялланырга керешкән булганнар. Шуңа ирештеләр түгелме?! Исегезгә төшерегез, Америкада 1947 елда оештырылган ЦРУда 1953-1961 елларда эшләгән Аллен Даллес үзенең "Размышления о реализации американской послевоенной доктрины против СССР» дигән хезмәтендә: "...Человеческий мозг, сознание людей способны к изменению. Посеяв там хаос, мы незаметно подменим их ценности на фальшивые и заставим их в эти фальшивые ценности верить. Как? Мы найдем своих единомышенников, своих союзников в самой России. Эпизод за эпизодом будет разыгрываться грандиозная по своему масштабу трагедия гибели самого непокорного на земле народа... Мы будем незаметно, но активно и постоянно способствовать самодурству чиновников, взяточников… Будем вырывать духовные корни, опошлять и уничтожать основы народной нравственности. Мы будем расшатывать таким образом поколение за поколением. Будем драться за людей с детских, юношеских лет, главную ставку будем делать на молодежь, станем разлагать, разварщать, растелевать ее. Мы сделаем из них циников, пошляков, космополитов»", дип язган.

Укыганда да чәчләр үрә торырлык коточкыч идея. Ә иң кызганычы, ул безнең бүгенгебездә үз чагылышын таба.

Ариецлар өстенлеген тормышка ашыруны үз нәселенең яһүд тамырын юкка чыгарудан башлаган фашист Гитлер шикелле үк, Даллес та - дөньяда үз хакимлекләрен урнаштырырга омтылучы көчләр өстергән эт, мәкерле рухи корал...

Ә ул көчләр, ягъни дөньякүләм яшертен хөкүмәтнең җир йөзендәге халыкларның киләчәгенә кагылышлы планнары Гитлерныкы кебек үк коточкыч - "алтын миллиард" принцибын алга сөреп, алар җир шарында АКШ, Канада, Израиль һәм Көнбатыш илләрендәге лаеклы һәм алдынгы милләтләргә (безнеңчә әйтсәк, ак кешеләр) өстенлек бирү ягында. Ә Африка, Азия, Россия халкы барысы бергә, сан ягыннан нибары 1,5 миллиард кына калырга тиеш була. Һәм бу соңгылары иң кара, пычрак эш башкарырга тиешләр. Бу илләрнең (шул исәптән безнең Россиянең дә) калган 4 миллиард халкы нишләячәкме? Алары алкоголь, наркотик, төсле революцияләр, тәмәке һ.б. ярдәмендә акрынлап юк ителәчәк.

Менә шуларга юл куймас өчен, илебез халкын эчкечелек сазлыгыннан арындырып һәм балаларны ЕГЭлы наданлыктан коткарып, яшьләрне фашистик йогынтыдан йолып, Россиябезне барлык милләтләре дә тигез хокуклы булган куәтле һәм какшамас дәүләткә әйләндерү зарур. Моны аңларлык аек акыллы кешеләр калган булса...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев