Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Акчаны ничек җиткерергә?

Байлыкның беркайда да эшләмичә күпме вакыт яши алуыңнан чыгып билгеләнүе хакында әле беренче ишетүем. Гомер буе бер айның хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр акча җиткерергә тырышып яшәүче кешеләр рәтенә керәм мин үзем. Аң-фикер сөрешемне базарга чыгып сәүдә итәрлек якка үзгәртә алмадым. Нинди дә булса зуррак суммадагы әйберне тотып кына алырлык мөмкинлеге...

Байлыкның беркайда да эшләмичә күпме вакыт яши алуыңнан чыгып билгеләнүе хакында әле беренче ишетүем. Гомер буе бер айның хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр акча җиткерергә тырышып яшәүче кешеләр рәтенә керәм мин үзем. Аң-фикер сөрешемне базарга чыгып сәүдә итәрлек якка үзгәртә алмадым.

Нинди дә булса зуррак суммадагы әйберне тотып кына алырлык мөмкинлеге булмаган бик күпләр шикелле үк, тормыш кирәк-ярагын кредитка алам. Димәк, бар булган хезмәт хакымның күп өлеше, иң элек, квартплата, телефон һәм Интернетка түләүгә һәм кредит дигән йогышлы чир аша банкны үз җилкәмдә асрауга китә. Аннары чиратта - көннән-көн бәясе артучы дарулар, ашау, тузган киемне алмаштыру. Ходай саклап, көтелмәгән чыгымнар булмаса, түзәрлек. Кая да булса сәяхәткә бару, дөнья күрү максаты куйсаң, бу кредитларыңны түләп бетергәч, тагын шул банкка кабалага төшүдән башка юл калмый. Күбегезгә таныш хәл, шулаймы?! Ярый әле, безнең буынның кредитка квартир алу мәшәкате юк.
Ә яңа гына гаилә корган яшьләргә квартиры да, машинасы да кирәк, үзләрен һәм балаларын кешечә киендерәселәре дә килә. Аларга да шул зур процентлы кредитларга яшәп, банкны туйдырырга кала. Кимендә, өч-биш елга алган кредитның еллык процент суммаларын кушсаң, ахыр нәтиҗә алган суммаңның яртысы кадәр процент түләгәнеңне күрсәтә.
Бу баткаклыктан чыгуның юлын, Казаннан икътисад фәннәре докторы Дилбәр Солтанова һәм Казанның системалы үсеш институтыннан Галина Бурылина фәнни-икътисадый яктан дәлилләп аңлаттылар. Һәркем өчен файдалы ул лекцияләрне тыңларга «Веста» гаиләгә ярдәм үзәгенә муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җитәкчелегендәге Түбән Кама хатын-кызлар оешмасы активистлары һ.б. җыелган иде. Очрашу барышында залда утыручылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ишеттеләр.
Гаилә финансын икътисадый яктан отышлы итеп көйләүгә кагылышлы бу лекцияләрне, әгәр хәлемнән килсә, яңа гына гаилә коручыларның һәммәсенә кат-кат тыңлатыр идем. Ипотека кредиты, кибетләрнең клиент карталары, пассивлар (гаилә акчасын суыручы өстәмә процентлы кредитлар), үз гаилә чыгымнарың белән идарә итәргә өйрәнү серләрен һ.б. белеп торып, дөрес куллану яшь гаилә өчен аеруча мөһим. Шуңа күрә, әгәр дә гаилә финансы, гаилә кошелегындагы акчаны саклап тотуга кагылышлы бу лекцияләрнең шәһәребездә зуррак аудиториядә оештырылачагы турында ишетсәгез, бармый калмагыз.
Үзем өчен берәр файдасы булганмы-юкмы икәнен беләсегез килсә, әлбәттә, булды. Мин хәзер кибеткә барыр алдыннан нәрсә кирәклеген зур итеп кәгазьгә язып алып чыга башладым. Башка чакта азык-төлек бушатканда әллә никадәр кирәкмәс вак-төякнең «ияреп кайтканы ачыклана», акча да ниятләгәннән күбрәк китә иде. Аннары ай буе тотылачак чыгымнарны язып карадым, алачак акчамнан күпкә артып киткәч, исемлекнең «койрыгы»ннан кыскартып аттым.
Лекция барышында киләчәктә алачак пенсия өчен акчаны кайсы фондка күчерүнең отышлырак булачагы, бераз гына акча арттыра алганда, аны банкта ниндирәк вкладка салуның файда китерәчәге һ.б. бик күп кирәкле киңәшләр яңгырады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев