Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әйдә, халыкка хезмәткә...

Яр Чаллыдагы очрашуларның берсендә «Түбән Камада татарча сөйләшмиләр дә, дигән фикерне ишетеп, егылып китә яздым.

«Сездә бит татарча үткәрелгән чаралар да юк» .

Алай да: «Түбән Камада кайчан булдыгыз да, нинди чарада катнаштыгыз?» — дип сорарга үземдә көч таптым. Баксаң, моннан дүрт-биш ел элек Халык иҗаты йорты каршында узган нидидер чараны (үзе дә хәтерләми инде) карап, нәтиҗә ясавы икән. 

Мин булдыра алганча үз шәһәремне якларга тырыштым. Ник татарча сөйләшмәсеннәр бездә?!. Әлбәттә, сөйләшәләр. Түбән Кама трамваенда республикада беренчеләрдән булып тукталышларны ике телдә әйтә башладылар. Район башлыгы Рамил Муллин теләсә-кайсы тел белгечен көнләштерерлек итеп, әдәби телдә чыгыш ясый. Шәһәребездә кичәләр русча гына бара диюе дә дөрес түгел: татар телендә бик күп чаралар үткәрелә. Бу очракта китапханәчеләргә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегенә рәхмәт, әледән-әле матур кичәләр үткәреп торалар. Халыклар Дуслыгы йортында да эчтәлекле, үз телебездә төрле очрашулар уза. «Оста уйныйлар» дигән даны таралган театрыбыз да әледән-әле матур тамашалар белән сөендереп тора. 

Боларның барысы да түбәнкамалылар өчен, килсеннәр, күрсеннәр, үзләре дә катнашсыннар өчен эшләнә. Ә гади түбәнкамалылар битараф, кайчак шундый матур, эчтәлекле чаралар уза, җитмәсә, бушлай. Халык аз йөри, билгеле. Әллә ишетми, әллә җылы өеннән чыгасы килми. 

Әйе, яңа танышымның сүзләре белән өлешчә килешәм, шәһәребездә гел ал да гөл түгел. Әйтик, мин үзем көн саен «Гаилә» паркы аша үтеп йөрим. Бу парк тиз арада түбәнкамалыларның яраткан урынына әйләнде. Иртәдән кичкә кадәр сукмакларыннан кеше өзелми. Парк территориясендә көне буе музыка яңгырый. Тик әлегә кадәр бер генә татар җырын, көен дә ишеткән юк. Инглизчә, итальянча җырлаталар, ә халкының яртысын тәшкил иткән татар телендә юк. Соңгы елларда ачылган сәүдә үзәкләре дә татар исемнәрен куярга ояла бугай, шәһәр тулы чит ил туристлары йөргән кебек, җанга ятышсыз исемнәр кулланалар. Әнә бит, «Шатлык» сәүдә үзәген күрүгә керәсе килеп тора. 

Әйткәннәрем буш сүз генә булмасын өчен, кунакка чакырдым әле үзен. Килсен, күрсен. Шәһәребезнең чисталыгына, матурлыгына сокланып китсен. Ә Түбән Камада килгән кунакларга күрсәтердәй урыннар шактый. Һәм, әлбәттә, татар теленең кулланыштан төшеп калмавын искәртердәй урыннар да.
Фото Түбән Каманың Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев