Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Афәтне булдырмас өчен

Түбән Камада янгынга каршы көрәшү сезоны башланды. Бу вакытта коткаручылар янгын булдырмас өчен төрле чаралар күрәләр, рейдлар уздыралар. Әмма коры җилле көннәрдә афәт үзен озак көттерми.

Узган якшәмбедә янгын сүндерүчеләр Минькино авылына биш тапкыр барганнар. Анда башта чүп, аннары ике мунча һәм торак йорт янган. Шул ук көнне шәһәрдә Химиклар урамындагы 9 нчы йорт янында кабынган утка дөрләп китәргә юл куймаганнар. Ә менә Кама Аланы янында ут шактый урынны биләп алган. Шәңгәлче авылында ялкынны янгын сүндерүчеләр спутник аша күргәннәр. Анда бер ир коры үлән яндырган.  
Янгынга каршы көрәшү сезонында янгыннарны булдырмас өчен җитди чаралар күрелә. Коткаручылар бакчаларны һәм шәхси йортларны да тикшерә башладылар инде. Әлегә тәртип бозучыларга кисәтү генә ясалачак, әмма кабат тотылсалар, штраф түләргә туры киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев