Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әдәп саклап кала беләбезме?.

Мәктәпләрдә беренче кыңгырау шалтырады. Кайсы бала сөенеп, кайсысыдыр теләр-теләмәс кенә уку йорты бусагасын атлады. Ни генә булса да, безнең илдә тугыз еллык белем алу мәҗбүри – һәр балага укырга туры киләчәк.

Димәк, тагын шул укытучылар каршысына барып утырасы, 45 минут дәрестә түзәсе, өйгә кайткач кич буе өйгә бирелгән эшләрне үтисе...

Балаларның мәктәпкә укырга барырга теләү-теләмәве күпмедер дәрәҗәдә укыту программасыннан, мәктәп тормышыннан һәм укытучыдан да тора. Дөрес, бүгенге замана баласын нидер белән шаккаттыру аеруча кыен. Алларында биеп торсаң да, кайберсенә ошап булмый. Теләге булмаган балага ничек белем бирергә, һәм нәрсәгә аңа киләсе тормышында синус-косинус, борынгы Мисыр тарихы?..

Балаларны белемле итәбез дип, елдан-ел заманча мәктәпләр ачыла. Биналарның яңа, җиһазларның заманча булуы ата-аналарны кызыктыра һәм күбесе балаларын шул яңа мәктәпләргә бирергә тырыша. Билгеле, искерәк мәктәпләр өчен бу бер дә күңелле яңалык түгел. Балалар саны азайса, штатлар кыскара, сәгатьләр саны кими. Шуңадырмы, исемен әйтергә теләмәгән берничә ата-анадан кайбер мәктәпләрдә балаларны җибәрмәү өчен ачулану фактлары да булган дип килеп ишетелде. «Педагогик этика» дигән төшенчәне онытып, үзара бәхәсләшкән, әле алай гына да түгел, моңа ата-аналарны да тарткан педагогик хезмәткәр алай гына укучыны тотып кала алмый инде ул. Димәк, аларга да ата-ананы куркыту, җәнҗал юлы белән түгел, ә башка, заманча алымнар белән үзләренә укучылар җәлеп итәргә яки булганнарын тотып кала белергә кирәк.

Элек-электән укытучылар, интеллигенция вәкилләре үз-үзен тотышлары, киемнәре белән гади халыктан аерылып торган. Аларның тормышы балалар өчен түгел, зурлар өчен дә сер булган. Гади халык киңәш сорап укытучыларга мөрәҗәгать иткән. Алар барында тавыш күтәреп сөйләшмәгәннәр дә. Укытучының дәрәҗәсе зур булган. Кайтарасы иде шул вакытларны. Тик моның өчен ата-аналарның да, укытучыларның да бер-берсен аңлап яшәве кирәк шул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X