Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әбиләр чуагы

Менә куаныч: сентябрь ахыры якынлашып килсә дә, урамда көндез һава температурасы + 25 градустан югары.

Узган атна ахырында эсселек +26 градустан артып киткән урыннар булды. Быелгы сентябрь температурасы — метеокүзәтүләр тарихында иң югарылардан.

Паркта бу эссе көзнең кояшыннан ышыкланыр өчен күләгәле урын эзләп йөргәндә, 2019 елның 24 сентябре искә төште. Ул көнне кар явып бөтенебезне шаккатырган иде. Көзен беренче яуган карны «кар күрсәтү» диләр. Дөрес, ул озак тормыйча төшүгә эреп бетә. Тик ел елга охшамый дигәндәй, барыбер үзенчәлекле. Ә быел күргәнегезчә шуның киресе. Татарстан Республикасы «Гидрометцентр» үзәге белдерүенчә 24 сентябрьдә Казанда югары температура «рекорды» теркәлгән. Бу көнне эсселек + 26,2 градуска җиткән. Элек шундый ук рекордлы температура 2015 елның сентябрендә булган. Хәтта әле сентябрь тәмамланганчы җәй үзенең позициясен бирмәячәк, дип сөйлиләр синоптиклар. 

Быелгы сентябрь температурасы илебез территориясенең шактый зур өлешендә көчле антициклон өстенлек итүгә бәйле, диләр белгечләр. Баштарак Россиягә «бер гасыр дәвамында булмаган субтропик эсселек» киләчәк дип тә куркытканнар иде... 

Көз башында, азрак салкынайтып алганнан соң, гадәттә, ел саен бер-ике атнага сузылган җылы көннәр була. Ул көннәрне төрле милләт вәкилләре төрлечә атый. Ә безнең татар халкы аңа яратып «Әбиләр чуагы» дип исем кушкан. Өлкән кешеләр, әбиләр кояшның соңгы җылы нурларында тәннәрен яздырып, сөякләрен җылытып, кояшта ләззәтләнеп утыруга бәйләп шулай атаганнардыр, билгеле. 

Әбиләр чуагын кешеләр гомер-гомергә көтеп алганнар. Менә бу көнне башлана, ә бу көнне тәмамлана, дигән билгеле бер чиге булмаса да, сентябрь башында бераз салкынайтып торгач, айның икенче яртысында башлана бездә әбиләр чуагы. Ә быел исә баштагы фаразларга караганда, 14 нче сентябрьләр тирәсендә башланырга тиеш иде. Чынлыкта, ай буена кояш үзенең җылы нурларын кызганмады: әрәвезләр дә очты, бөҗәкләр дә безелдәде, рәшәләр дә уйнады... Быел сентябрь буена әбиләр чуагы булды дип, шаярткалыйлар кайберәүләр. 

Гадәти булмаган мондый җылылыкны һәр тереклек, хәтта үсемлекләр дә сизә. Инде көзге йокыга талырга җыенып та, җылы көннәргә алданып, ялгышып чәчәк ата башлаган үсемлекләр дә күренгәли. Хәтта үземнең бакчамдагы бер алмагач та, бер-ике чәчәк атып утыра. Шундый ук хәлне тагын берничә кешедән ишеттем. 

Алдану, дигәннән, көз барыбер көз инде ул. Көннәрнең гадәттәгедән җылы торуы кайбер кешеләрне елга-күлләр тирәсенә тарта. Ә анда баргач, су кереп алу теләге дә туа. Тик андый адымны ясамавың хәерле. Көн җылы булса да, төннәрен салкынайта, шуңа күрә су температурасы җәйге кебек түгел. Сак булырга кирәк.

Быел, чын мәгънәсендә, алтын көз. Табигать — рәссам, агачларга саргылт-кызгылт төсләрне жәлләмичә сипте. Әнә шул матурлыкка карап сокланасың, тормышның вактөяк мәшәкатьләреннән азрак булса да арынып торасың килсә, уңай тәэсирләр алырга теләсәң, урман буена чык. Бу көннәрдә социаль челтәрләргә дә бик күп көзге табигать фотолары куйдылар. Әлбәттә, шундый матур көзге күренешләр беркемне дә битараф калдырмый.

Шәһәрдәшебез Рафаил Салиховтан быелгы "алтын көз«гә карата фикере белән кызыксындык: «Көннәр матур торгач, бакчадагы уңышны тоткарлыксыз җыеп алдык. Хәзерге вакытта гөмбәгә йөрибез. Шактый җыйдык. Банкалар капладык. Кышка базларыбыз азык запасы белән шыплап тулды», — диде ул куанычын яшермичә.

Көннәрнең җылылыгы кешеләрнең кәефенә дә йогынты ясый. Әнә шулай, бер айга гына булса да, җәйнең матур мизгелләре озаккарак сузылу күңелләрне күтәрә. Кояшлы матур көннәр авыл хуҗалыгында көзге эшләрне уңай тәмамларга яхшы шартлар тудырды, уңышны корыда җыеп алып амбарларга, складларга урнаштыру мөмкинлеге дә бирде. 

Бәйрәм итү, күңел ачу чаралары оештырырга да җайлы булды. Түбәнкамалыларга аеруча бәхет елмайды: 23 сентябрьдә — Шәһәр көнендә — һава торышы җәйне хәтерләтте. Шуңа күрә шәһәрдәшләр төрле мәдәни чараларда быел бик актив катнашты. 

Халык синоптикларының кайберләре, быел яз иртә килгәч, көз дә берике атнага иртәрәк килер һәм салкынчарак булыр, дип фаразлаганнар иде. Күрәсез, гел киресе булды. Көз ул кыланчык каприз кызлар шикелле, сюрпризлар ясап кына тора. Аның бөтен матурлыгы да шундадыр, мөгаен. 

Хәер, юраулары никадәр дөрес булу синоптикларны артык борчымый ахры. Хәзер алар кышкы һава торышын фаразлау белән мәшгуль. Инде кайберләре нәтиҗә чыгарып та өлгергән: имеш, кышның башы җылырак килсә дә, ахырында — февраль аенда — зәмһәрир суыклар көтелә. Кем әйтмешли, яшәрбез, күребез...

Фото: freepik. com.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев