Ышансаң — ышан, ышанмасаң — юк
Язмам герое байтактан гүр иясе булса да, һаман күз алдында, чөнки азаккы сүзләре: «Кичер мине Аллаһ, гафу итә алсаң...», — булды.
Дәваханәдә эшләгән дәвердә авыру әниләрен өйләренә килеп карарга сораучылар күп булды. Балаларының кайсысының вакыты юк, кайсының барасы җире бар...
Сменалы эштә булгач, минем вакытым күп, ризалаштым. Авыруларның төрлеләрен күрергә туры килде — акрын гына булса да үз аягында йөрүчеләрен, озак вакыт урын өстендә ятучыларын, иптәшкә әңгәмәдәш итеп чакыручыларын... Дәваханәдә дәвалану курсы беткәч, аларны өйләренә кайтаралар.
Язмам герое байтактан гүр иясе булса да, һаман күз алдында, чөнки азаккы сүзләре: «Кичер мине Аллаһ, гафу итә алсаң...», — булды.
Бу минем күргәннәрем, ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — юк. ...
Ханым 70 яшьләрдән өлкәнрәк. Дәваханәләрдә әледән-әле ятып чыкса да, диагноз куя алмаганнар, азакка таба, гомумән, урын өстенә егылган. Озакка киткәч, карарга кеше яллаганнар. «Сиделка» лар ханымның гел кычкырып, нәрсәдер сорап ятуыннан туеп, көйсез авырудан тизрәк китү ягын караганнар.
Беренче карашка яхшы гына әңгәмәдәш кебек, тормышыннан зарланмый. Тик өйдәгеләренең аңа аз игътибар итүләрен, ашауны яшереп ашауларын озак итеп тасвирлый. Без бергәләп мәтрүшкәләп чәй эчәргә ярата идек. Шундый чәй эчүләрнең берсендә аңа Коръән укырга киңәш иттем. «Мин Аллаһка ышанмыйм, әгәр ул чыннан да булса, мине болай тилмертмәс иде», — дигәнен ишеткәч, шаккатып: «Ә син тырышып кара, берни дә җайлы гына барып чыкмаганын яхшы беләсең», — дим.
Икенче көнне килүемә әзерләнеп куйгандай: «Үз гомеремдә белә торып күпләргә бәла яктым, яраткан ярларны аердым. Беләм, гөнаһларым күп — ә мин берни эшли алмыйм. Шулар өчен җавап тотуымдыр. Гафу үтенә алмыйм, ул минем өчен түбәнлек кебек. Шуның өстенә, аякларым да йөрми», — ди бу ханым.
Тик азмы-күпме вакыт узуга: «Шул кирәк аларга, күпме кирәк — шуның кадәр акча эшләдем», — диюен ишеткәч, саташуыдыр дип уйладым.
— Син элек Аллаһка таян, аны еш искә ал. Начар эшләрең өчен гафу үтен. Бәлки Ул сине кичерер, — дим.
— Ышанмыйм Аллаһка, ә нигә булышмый соң? Бәлки син ярдәм итәрсең, — ди бу бичара аңына килеп.
Үз-үзеңне җиңәргә ай-һай, ихтыяр көче кирәк шул! Бу ханымны элек кылган гамәлләре өчен Аллаһтан гафу сорап, тәүбә итәргә көчкә күндердем.
«Сиңа кадәр мине санга санап сөйләшеп утыручы да булмады», — дип, ханым ризалашты. Тик бик тырышса да, авызын ачса да, кичерү сорау сүзен әйтә алмый. Күзләре акая, үзе кычкыра... Ниһаять көчкә «Аллаһым, кичер мине», — дип әйтә алды. Аннан урман кисеп кайткан кешедәй, арып йокыга талды. Эштән кайткан балалары: «Өйдә тынлык, әллә...», — дип сорашмакчылар иде, булган хәлне сөйләп биргәч, үзләре дә шаккаттылар. Күптән болай йоклаганы булмаган икән бичаракайның. Алга таба да Коръән аятьләрен укыгыз, файдасы тияр, — дим балаларына. Тик, «бездән булмый», — дип бу эшне миңа калдырдылар. Алар сөйләвенчә, бу ханым сихерчелек белән шөгыльләнгән икән. Һәр гөнаһлы гамәл өчен җавап тотасын онытып җибәргән шул.
Бер төнне бар кеше ишетерлек итеп: «Кичерә алсаң, кичер, Алаһым», — дип йокларга яткан да, шуннан уянмаган. Гомеренең соңгы минутларында чын күңеленнән Аллаһка ялварып, күңеле тынычланып, бу дөньядан китеп барган.
Рәнҗетмәгез, каргамагыз гөнаһсызга — дөнья түгәрәк булган кебек, кайчан да булса каргыш нәселегезгә әйләнеп кайтырга мөмкин.
Фото freepik. com.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев