Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

«Туган як» газетасына ташламалы бәядән «Язылу ункөнлеге» башланды!

Газета-журналларга язылучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, 6-16 июньдә, шәһәрнең һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә «Язылу ункөнлеге» уздырыла.

Әлеге акция барышында, 2022 елның икенче яртысына «Туган як» газетасына ташламалы бәядән – 591 сум 90 тиеннән язылып булачак. Әгәр сез, нинди дә булса сәбәпләр белән, әлегә кадәр «Туган як»ка язылмагансыз икән, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Язылу кампаниясе тәмамланырга нибары өч атна вакыт калды.

Ярдәмнәре өчен рәхмәт!

Әлегә кадәр, язылу кампаниясе барышында, мәрхәмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр күп кенә мохтаҗларны «Туган як»ка яздыруда ярдәм иттеләр. Ветераннар йорты, «Без бергә» хәйрия оешмасы, «Шәфкатьлелек» үзәге, «Веста» гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге һ.б. оешмалар әгъзалары нәкъ менә шушы мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 1 июльдән «Туган як»ны өйләренә алдырачаклар һәм ярты ел дәвамында – ел ахырына кадәр – шәһәребездә, районыбызда, республикада булган яңалыкларны укый алачаклар. Шул эштә ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайберләренең исемнәрен газетаның узган саннарында язган идек.

Игелеклелек акциясенә кушылучыларның менә тагын икесе: Түбән Кама шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, «Термостепс» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рифгат Мөхәммәтшәех улы Вәлиев. Аларга олы рәхмәт!

Алга таба бу исемлекне тагын дәвам итәчәкбез, мәрхәмәтлелек акциясе газетага язылу кампаниясе төгәлләнгәнче барачак. Әгәр ярдәм итәргә теләсәгез, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев