«Туган як»ка язылу ункөнлеге: язылырга өлгерегез
Ташламалар каралган.
Тагын өч атнадан 2026 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу кампаниясе тәмамлана. Язылучыларыбызның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, 13 декабрьгә кадәр «Язылу ункөнлеге» акциясе үткәрелә.
Бу вакытта язылу бәяләренә ташламалар ясала. Газетаны почта аша өегезгә китертү 939 сум 60 тиен. Әлегә кадәр газетага язылмаган булсагыз, бу форсатны кулдан ычкындырмагыз. Тагын шунысын да искәртү урынлы: «Инвалидлар ункөнлеге» дә шушы вакытка туры килә. Теләгән һәркем — гади түбәнкамалымы, эшмәкәрме, җитәкчеме — яклауга мохтаҗ бу катлау вәкилләрен газетага яздырырга ярдәм итә ала. Инвалидлар — аралашуга мохтаҗ. Газета уку аларга әнә шул ихтыяҗларын берникадәр канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Саваплы эштән читтә калмагыз. Мохтаҗларга кылган яхшылыгыгыз, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев