«Туган як» газетасына язылучыларга театрга билет бирелә
Билетлар санаулы гына.
2024 елның беренче яртысы өчен «Туган як» язылу кампаниясе дәвам итә. Аны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 755 сум 94 тиен. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин.
Альтернатив язылу: редакциянең (Химиклар урамы, 64 а) үзеннән килеп алучыларга — 400 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга — 450 сум.
Редакциягә килеп «Туган як» ка язылучыларга Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» (12 сентябрь), «Көлмәгез — мин үләм» (16 сентябрь) комедияләренә билетлар да бар.
Билетлар санаулы гына булганлыктан, алар һәркемгә дә җитмәскә мөмкин, калганнарга татарча китаплар һәм журналлар да бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев