Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

«Туган як» газетасына язылучы түбәнкамалылар бүләк ота ала

«Туган як»ка язылу кампаниясе дәвам итә.

Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин. 

Газетаны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 756 сум 06 тиен. Альтернатив язылу: редакциянең (Химиклар урамы, 64 а) үзеннән килеп алучыларга — 430 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга — 480 сум. 

Шунысын да искәртик: «Туган як» редакциясенә килеп, газетаны өй адресына китерешле итеп рәсмиләштергән язылучыларыбыз «Газетага да языл, бүләк тә от» дип аталган ул конкурста катнаша.

Инде күркәм традициягә әверелгән «Якыннарыбыз, сезнең өчен!» марафоны бу язылу кампаниясендә дә дәвам итә. Эшмәкәрләрнең, оешма җитәкчеләренең әлеге акция кысаларында хәйриячелек ярдәме күрсәтүләрен һәм газетаны сатып алуда яки аңа язылуда матди кыенлык кичерүче социаль яктан якланмаган кешеләрне — ветераннарны, пенсионерларны, аз тәэмин ителгәннәрне «Туган як» ка яздыруда булышуларын сорыйбыз.

Фотода: Г. Йосыпова газетага да язылды, бүләк тә отты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев