Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Түбәнкамалылар «Туган як» газетасына ташламалы бәядән языла ала

5-15 декабрьдә шәһәрнең һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә «Язылу ункөнлеге» уздырыла.

Декабрьдә 2023 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылу буенча «Язылу ункөнлеге» һәм «Бүләкле чыршы» дигән акцияләр игълан ителде.

Ташламалы бәяләрдә!

2023 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе уңаеннан һәм газетага язылучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып,
5-15 декабрьдә шәһәрнең һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә «Язылу ункөнлеге» уздырыла.

«Язылу ункөнлеге» барышында «Туган як» газетасына ташламалы бәядән — 613 сум 74 тиеннән язылып булачак. Әгәр сез, нинди дә булса сәбәпләр
белән әлегә кадәр 2023 елның беренче яртысына «Туган як» ка язылмагансыз икән, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. 

Игътибар: акция!
2023 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе һәм «Язылу ункөнлеге» уңаеннан, «Туган як» редакциясе 5 декабрьдән башлап, газетага яздыру тәмамланганчы, үзенең язылучыларына «Бүләкле чыршы» дигән акция игълан итә. Акциядә катнашу өчен, «Туган як» редакциясенә килеп, 2023 елның беренче яртыеллыгына газетага язылырга кирәк.

Призлар редакциядә урнаштырылган Яңа ел чыршысына эленгән уенчыкларның артына язылган саннар буенча бирелә. Номерны чыршыга эленгән күпсанлы уенчыкларның кайсысыннан карарга икәнен газетага язылучы үзе күрсәтә.

Ярдәм итәргә теләсәгез...
Тагын шунысын да исегезгә төшерәбез: мохтаҗларга, инвалидларга, иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булса, рәхим итегез!
3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне, ә аннан соң «Инвалидлар ункөнлеге» башлана. Аларны "Туган як«ка яздырсагыз, алар өчен бик яхшы бүләк булачак. Ярдәм итәргә теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында инвалидлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз. Язылу кампаниясе башында игълан ителгән «Якыннарыбыз, сезнең өчен!» марафоны хәзер дә дәвам итә. Теләге булганнар матди кыенлык кичерүче социаль яктан якланмаган кешеләрне «Туган як» газетасына яздыруда булыша алалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев