Түбән Каманың «Туган як» газетасына язылучылар театрга билетлы була ала
2025 елның беренче яртысы өчен газетажурналларга язылу кампаниясе дәвам итә.
«Туган як»ны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 828 сум 72 тиен. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин.
Альтернатив язылу: редакциянең (Химиклар урамы, 64 а) үзеннән килеп алучыларга — 450 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга — 500 сум.
Инде күркәм традициягә әверелгән «Якыннарыбыз, сезнең өчен!» марафоны бу язылу кампаниясендә дә дәвам итә. Эшмәкәрләрнең, оешма җитәкчеләренең әлеге акция кысаларында хәйриячелек ярдәме күрсәтүләрен һәм газетаны сатып алуда яки аңа язылуда матди кыенлык кичерүче социаль яктан якланмаган кешеләрне — ветераннарны, пенсионерларны, аз тәэмин ителгәннәрне «Туган як»ка яздыруда булышуларын сорыйбыз.
Язылыгыз һәм билет та алыгыз!
Бу эш көннәрдә редакциягә килеп «Туган як»ка язылучыларга Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләренә билетлар да бар. 2 ноябрьдә (18.00) — «Пачпортлы Шүрәле» комедиясенә; 6 ноябрьдә (18.30) — «Көлмәгез — мин үләм!» комедиясенә; 7 ноябрьдә (18.00) — «Замана әкиятләре» балалар өчен интерактив әкияткә; 8 ноябрь (18.30) һәм 9 ноябрь (18.00) көннәрендә «Әлепле әртисләре» комедиясенә билетлар бирәбез. Алар санаулы, алдан килеп язылучыларга була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев