Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Ташламалы бәядән язылырга ашыгыгыз!

Газета-журналларга язылучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, 3-13 сентябрьдә, шәһәрнең һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә «Язылу ункөнлеге» уздырыла.

Әлеге акция барышында, 2023 елның беренче яртысына «Туган як» газетасына ташламалы бәядән – 613 сум 74 тиеннән язылып булачак. Әгәр сез, нинди дә булса сәбәпләр белән, әлегә кадәр «Туган як»ка язылмагансыз икән, мондый форсатны кулдан ычкындырмагыз. 

Бүләк тә бирәбез

«Язылу ункөнлеге» барышында редакциягә килеп язылучыларга театрга билетлар, бирәбез. Алар санаулы гына булганлыктан, һәр язылучыга да түгел, килеп язылган һәр өченче кешегә – Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге драма театры спектакленә, ә һәр 50 нче язылучыга Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театрына (спектакль Түбән Камада күрсәтелә) билетлар бирәчәкбез. Ә билет эләкмәгән башка язылучыларга сайлап алу өчен татарча китаплар һәм журналлар бар.

Ярдәме өчен рәхмәт!

Мәскәүдәге «Татарларның һәм төрки халыкларының милли конгрессы» җитәкчесе, якташыбыз Рөстәм Ямалиев, газета-журналларга язылу кампаниясе башлануга ук, 25 мохтаҗ кешене «Туган як»ка яздыруда ярдәм итәргә теләк белдерде. Рәхмәт аңа! Аның үрнәгендә, хәйриячелек ярдәме күрсәтергә теләк белдерүче эшмәкәрләр яки татар җанлы җитәкчеләр булса, рәхим итегез – Ветераннар йорты, «Без бергә» хәйрия оешмасы, «Шәфкатьлелек» үзәге, «Веста» гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге һ.б. оешмалар «Туган як» газетасына язылырга теләүчеләрнең исемлеген редакциягә бирде. Сез дә мәрхәмәтлелек акциясенә кушылып, аларны «Туган як»ка яздыра аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев