Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Игелек кылырга ашыгыгыз!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртысына «Туган як» газетасына язылу дәвам итә. Газетаны йорт адресыгызга китерү өчен язылу бәясе – 674 сум 94 тиен. Газетага барлык почта бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп языла аласыз.

Редакциянең үзенә килеп, «Туган як»ка альтернатив язылу (эш урыннарына,мәктәпләргә, балалар бакчаларына китерә торган итеп) – 400 сум, редакциядән килеп алучыларга – 350 сум. Редакциягә килеп язылучыларга татарча китаплар да бүләк итәбез.

Мохтаҗларга, инвалидларга, пенсионерларга хәйрия тәртибендә «Туган як»ка яздырырга теләүчеләр булса, рәхим итегез! Әгәр шул игелекле эшне башкарырга теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында мохтаҗлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.

Языл һәм бүләк от!

«ТАТМЕДИА» АҖ 2022 елның икенче яртысына үзенең газета-журналларына язылучылар арасында акция уздыра. Шул акциядә катнашып, «Бәкер» шифаханәсенә 2 кешелек юллама, телевизор, электр иттарткычы, робот-пылесос һәм башка бик күп бүләкләр отарга мөмкин.

Анда катнашу өчен 2022 елның икенче яртыеллыгына «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең бер газета һәм бер журналына ким дигәндә 6 айга язылырга кирәк.

Акциянең вакыты: 2022 елның 16 маеннан 2022 елның 15 августына кадәр.

Язылу турында квитанцияләрне (язылучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, басма исеме, язылу вакыты һәм бәясе күрсәтелгән булырга тиеш) почта аша «Акция» тамгасы белән, телефон һәм язылучының исемен күрсәтеп, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресына җибәрергә кирәк. Шулай ук күчермәләрне podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә була. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте газета һәм журналлары белән tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.

Призлар уйнату 2022 елның 19 августына планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев