Язылу кампаниясе башланды
1 апрельдән, 2025 елның икенче яртысына матбугат чараларына язылу кампаниясе башлану турында рәсми күрсәтмә булды.
Ягъни киләсе атнаның сишәмбесеннән барлык элемтә бүлекләрендә, шулай ук редакциянең үзенә килеп «Туган як»ка языла аласыз.
Бу яртыеллыкта «Туган як» газетасын өегезгә алдыру 828 сум 78 тиен булачак.
Редакциянең үзенә килеп альтернатив язылучылар (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп) 600 сумнан, «Туган як»ны редакциянең үзенә килеп алучылар 500 сумнан языла.
Ташламалы бәяләрдә!
«Туган як»ка язылучыларга куанычлы хәбәр җиткерәбез — язылу кампаниясе башлануга ук, ягъни 2-12 апрельдә, «Язылучы ункөнлеге» игълан ителә.
Әлеге акция барышында, «Туган як»ка төп язылу бәясеннән 100 сумга арзангарак — 727 сум 74 тиеннән язылып булачак. «Язылучы ункөнлеге» барышында шулай ук альтернатив язылу бәяләренә дә ташлама ясала. Газетаны эш урыннарына китереп бирү 540 сумнан, «Туган як»ны редакциянең үзенә килеп алучылар 450 сумнан языла. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз, хөрмәтле язылучыларыбыз.
Ярдәм итәргә теләсәгез
Тагын шунысын да исегезгә төшерәбез: мохтаҗларны, инвалидларны, пенсионерларны «Туган як» газетасына яздыруда ярдәм итәргә теләүчеләр булса, рәхим итегез! Һәр елдагыча, язылу кампаниясе барышында, милли җанлы эшмәкәрләр, җитәкчеләр хәйрия тәртибендә, үз исәпләреннән мохтаҗларны газетага яздыра алалар. Ветераннар йорты, «Без бергә» хәйрия оешмасы, «Шәфкатьлелек» үзәге, «Веста» гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге һ.б. оешмалар әгъзалары нәкъ менә шундый мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән «Туган як»ны өйләренә алдыра һәм ярты ел дәвамында, ел ахырына кадәр, шәһәребездә, районыбызда, республикада булган яңалыкларны укый ала.
Ярдәмгә мохтаҗларны үзегез тапмасагыз, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев