Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Депутат Олег Морозов «Милосердие» үзәге карамагындагыларны «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» газеталарына яздырды

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов НТРның хәйрия акциясендә катнашты.

Ул «Милосердие» үзәге карамагындагыларга «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» газеталарына киләсе ярты еллыкка язылу бүләк итте.

«Минемчә, бу эштә ярдәм күрсәтү – бик дөрес эш. Мин, гомумән, иртәне газета укудан башлыйм. Минем ярдәмем белән бу басмаларны алган кешеләр дә иртәләрен газеталардан башлар, шәһәрдә һәм районда ниләр булганын белер. Шуңа күрә, сезнең һәркайсыгызның бу мөмкинлеккә ия булуын, үз шәһәрегезгә, районыбызга якынрак булуын, журналистларга аларның һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телим», – диде Олег Морозов.

Язылу өчен Химиклар проспекты, 64А яки почта бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә була.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8555) 43-17-57 ("Туган Як»), 8 (8555) 47-32-31 («Нижнекамская правда»).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев