Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Язылучы почмагы

11 октябрьгә кадәр «Туган як» газетасына ташлама белән язылырга була

Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 1-11 октябрьдә 2026 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу буенча «Язылу ункөнлеге» акциясе уздырыла. 

Акция барышында, «Туган як» газетасын өегезгә китертү өчен, ташламалы бәяләрдә — 939 cум 60 тиеннән язылырга була. Шуны онытмагыз, язылу бәяләре бары тик шушы вакытта гына түбән, ә 12 октябрьдән ул кабат 1080 сум булачак. Чагыштырып карагыз һәм, форсаттан файдаланып, арзан бәягә язылып калырга ашыгыгыз. 

Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин. 

Альтернатив язылу: редакциянең үзеннән килеп (Химиклар урамы, 64 а) алучыларга — 630 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга — 675 сум. 

Шунысын да искәртәбез: Өлкәннәр көне «Язылу ункөнлеге» акциясе уздырыла торган вакытка туры килә. Әлеге форсатны ычкындырмагыз: әби-бабайларыгызны, әти-әниләрегезне, өлкән туганнарыгызны «Туган як»ка яздырып, аларны сөендерә аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев