Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

«Заря» сәламли

Җәй – балалар лагерьларында иң кызган чак. 23 июньнән башлап «Заря» лагере мөселман балалары өчен үз ишекләрен ача.

Монда балаларга ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту, дин сабаклары алу өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Ял оештыруның төп максаты – балаларда ислам кануннары буенча яшәү теләге уяту, аларның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү. Лагерьда бала ислам дөньясында яши, үзе кебек ислам дине кануннары буенча яшәүче яшьтәшләре белән таныша-аралаша, дин турындагы белемнәрен камилләштерә. Үз сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә, сабыйлар әхлакый яктан камилләшәчәк, аларны киләчәк тормыш өчен кирәк булачак бик күп осталык дәресләре, спорт уеннары көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев