Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә «Ялкынга — 100» дип исемләнгән кичә узды

Ул «Китаплы балачак» проекты кысаларында үткәрелде.

Кыю, креатив, позитив — яшьләрчә! Быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче «Ялкын» журналын кыскача гына ничек тасвирлар идегез, дисәләр, күпләр, ике дә уйлап тормыйча, шушындый бәя бирер иде, мөгаен. Әйе, йөз ел дәвамында журнал күп кенә үзгәрешләр кичергән. Ә ул бүген дә яраткан укучыларын сөендерүен дәвам итә. Шушы көннәрдә басма хезмәткәрләре яшь түбәнкамалылар белән дә аралашып китте. 

Бүген татар телендә нәшер ителүче журналларга ихтыяҗ ни дәрәҗәдә зур? Гомумән, татар матбугатын укучы бармы? Татар журналистикасының киләчәге нинди? Соңгы вакытларда шушы сорауларны еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, интернет киңлекләре чиксез, хәзер бар мәгълүматны социаль челтәрләрдән табарга була, диярсез. Шулай дип уйлаучыларны «Ялкын» журналы хезмәткәрләре белән таныштырыр идем мин. 

Үсеп килүче яшь буында туган телебезгә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүдә зур тырышлык куеп, булсын дип эшләүче яшь, чибәр журналист кызлар белән якыннан танышкач, аларның ялкынланып үз һөнәрләре, яраткан журналлары хакында сөйләүләрен, юк, сөйләүләрен түгел — журнал тормышы белән яшәүләрен күргәч, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым.

Чара «Апуш» үзәк балалар китапханәсенең матур залында, уңышлы гына эшләп килүче «Китаплы балачак» проекты кысаларында узды. «Ялкынга — 100» дип исемләнгән кичәгә шәһәребезнең 24 нче лицей-интернаты һәм Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар гимназиясендә белем алучы егетләр-кызлар килгән иде. 

Бер гасырлык тарихы булган журналның чишмә башында герой-шагыйрь Муса Җәлил торганлыгын, аның тәүге саны гарәп имлясында «Кечкенә иптәшләр» исеме белән дөнья күргәнлеген күпләребез әле белмидер. Соңрак басма «Октябрь баласы», «Пионер каләме», «Пионер» исеме белән нәшер ителә. 1984 елда Почет билгесе ордены белән бүләкләнә, «Матбугатның алтын фонды» билгесенә лаек була. «Ничәмә-ничә буын яшьләрне тәрбияләгән, гаҗәеп бай тарихлы менә шушындый мәртәбәле басмада эшләвебез белән чиксез горурланабыз», — ди очрашуга килгән кызлар үзләре дә. Ә кызлар дигәнем — журналның әдәби мөхәррире Гүзәл Закирова белән бүлек мөхәррире Зилә Дәрҗеманова.

Әйе, бер гасыр дәвамында журналның исеме, эчтәлеге үзгәргән, хезмәткәрләре алышынган. Ә тоткан кыйбласына бүген дә тугры ул: яшьләрнең якын дусты, сердәше, киңәшчесе булып калуын дәвам итә. Журналның үткәне һәм бүгенгесе турында редакция хезмәткәрләре авызыннан ишетү икеләтә тәэсирле тоелды. Журналист апалары оештырган викторина да балаларның күңеленә хуш килде. Ә сорауларга дөрес җавап бирүчеләр журналның яңа гына табадан төшкән юбилей санына ия булды. Укучылар үзләре дә Казан кунакларына сорауларны яудырып кына торды. Әйе, чын мәгънәсендә җанлы әңгәмә булды ул. Егет-кызларның журналның үткәне һәм бүгенгесеннән шулай хәбәрдар булуларын күреп, журналистлар да соклануларын һәм гаҗәпләнүләрен яшермәде.

Журналда укучылар иҗатына да зур урын бирелә. Ә анда язмаларыңны ничек урнаштырырга? Баксаң, «Ялкын»ның дистә еллар буе эшләп килүче балалар редколлегиясе бар икән Татарстанның төрле шәһәр-авылларында яшәүче, журналистика белән кызыксынучы яшьләр алар. Кызганыч, Түбән Камадан авторлар юк дәрәҗәсендә. Чарага килгән егет-кызлар әнә шушы мәсьәләне дә күтәрде. «Яшьләрнең битараф булмаулары сокландыра. Димәк, журналны игътибар белән, күңел биреп укыйлар», — диде «Ялкын» хезмәткәрләре һәм укучыларны актив булырга, «Ялкын» белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. 

Яшьләр сулышын тоеп яшәүче, яшь буын белән бер дулкында баручы «Ялкын» журналының ялкыны сүрелмәсен. «Ялкын» һәрбер татар баласы өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булып калсын, киләсе юбилейларын да тугры укучылары белән бергә каршыларга язсын дигән теләктә, киләсе очрашуларга кадәр, яраткан басмабыз, дип саубуллаштык. 

Фирая Фәләхиева, «Апуш» үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев