Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Яшьлек

Түбән Камада яшьләр өчен интеллектуаль уен узды

Уен-бәйге барышында катнашучылар Конституциянең төп нормалары һәм конституцион төзелешнең тарихы турында белемнәрен тикшерделәр.

Конституция көне уңаеннан, Түбән Камада интеллектуаль уен уздырылды. 

Түбән Кама муниципаль районының Яшь сайлаучылар клубы активистлары, Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы юридик факультеты студентлары белән берлектә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителү көне уңаеннан интеллектуаль уен үткәрде. Әлеге чара яшьләргә Конституциянең тарихы һәм бүгенге әһәмияте турында белемнәрен тикшерү мөмкинлеге бирде. 

Уен, «Россия Конституциясе: тарихы һәм бүгенге көне» темасына оештырылган иде. Ул Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе күрсәтмәсе буенча 2 декабрьдә, Конституция көне уңаеннан, Кама Аланы бистәсенең «Алан» яшьләр үзәгендә үтте. Әлеге интеллектуаль уенда Түбән Кама районының төрле мәктәпләре һәм уку йортларыннан барлыгы 4 команда катнашты: Кама Аланының 1 нче һәм 2 нче мәктәп командалары, Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжының Кама Аланы филиалы студентлары һәм Иске Чишмә авыл җирлегеннән килгән командалар көч сынашты.

Уен-бәйге барышында катнашучылар Конституциянең төп нормалары һәм конституцион төзелешнең тарихы турында белемнәрен тикшерделәр. Чараның нәтиҗәләре буенча, түбәндәге урыннар билгеләнде: Кама Аланының 2 нче мәктәбе — 1нче урын, Иске Чишмә авылы урта мәктәбе — 2нче урын, Кама Аланының 1 нче мәктәбе — 3нче урын яулады. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы филиалы сертификатка ия булды. 

Соңыннан укучылар алдында Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гыйльманов чыгыш ясады. Ул катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде. Фәрит Шәйгали улы, шулай ук, яшьләргә Конституциянең әһәмияте һәм илебездәге төп законның һәркемнең тормышында ничек зур роль уйнавы турында искәртте. 

Уенны оештыручылар катнашучыларга, укытучыларга һәм ярдәм күрсәткән оешмаларга рәхмәт белдерде. Укучылар исә, үз чиратларында, үзләренең белемнәрен тикшерү мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Интеллектуаль уенның төп максаты — яшьләр арасында Конституциянең әһәмиятен аңлату, аларның гражданлык җаваплылыгын арттыру һәм илебезнең төп законына карата хөрмәт тәрбияләү иде.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев