Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Түбән Камада «Студентлар язы-2022» фестиваленең гала-концерты узды

Бу хакта Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык иҗаты йортында «Студентлар язы-2022» фестиваленең йомгаклау гала-концерты булды. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иң талантлы студентлары вокал һәм хореография өлкәсендә үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәтте.

Быел фестиваль Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелде.

Конкурс берничә этаптан торды, анда 500ләп студент катнашты. Йомгаклау гала-концертында төрле коллективлардан йөзгә якын кеше чыгыш ясады.

Фестиваль җиңүчеләрен котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин килде.

«Мин студент елларыма әйләнеп кайткандай булдым. Мин, сезнең кебек үк, төрле чараларда катнаштым. Шунысын билгеләп үтәсем килә, безнең яшьләр бик актив. Бүген дә бу сәхнәдә чыгыш ясаучыларның барысы да моны тагын бер кат исбатлады. Нәкъ менә алар - Түбән Каманың киләчәге. Барыгызга да иҗади уңышлар, һөнәри үсеш телим, шәһәр безне шундый яңа белгечләр белән сөендерсен».

Фестиваль нәтиҗәләре буенча гран-прига Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары лаек булды. Беренче урынны - педагогика көллияте укучылары, икенче урынны – агросәнәгать көллияте укучылары, өченче урынны Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары яулады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев