Сынатмаган
Диләрә Шәмсетдинова «Ел иреклесе – 2019» муниципаль конкурсында беренче урын алган.
Дүрт ай дәвамында катнашучылар төрле биремнәрне үтәгәннәр: үзләре турында сөйләгәннәр, үзирекле буларак мөмкинлекләрен күрсәткәннәр һәм проектлар яклаганнар. Нәтиҗәдә, педагогия көллияте студенты беренче урынны алган. Хәзер ул Мәскәүгә үтәчәк конкурска әзерләнә.
Ә шул ук көллиятнең «Кызлар-йолдызлар» командасы «Әйдә ШаяРТ» тапкырлар һәм шаяннар клубы уенында катнашкан. Уен телешоу төшерү форматында үткән. Кызганычка, кызлар алдагы этапка уза алмаганнар, шулай да аларны котлап, уңышлар телибез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев