Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Яшьлек

Студент булырга хыялланам!

25 нче гыйнварда Россиядә студентлар көне бәйрәм ителә. 11 нче сыйныф укучысы буларак, мин дә студент булырга хыялланам һәм еш кына булачак тормышымны күз алдына китерәм.

Әлеге бәйрәм кышкы сессиягә туры килүгә карамастан, югары уку йортларында ел саен тантаналы чаралар үткәрелә. Студентлар дуслары белән очрашырга һәм катлаулы сессия көннәреннән бераз ял итеп, күңел ачып вакыт уздырырга яраталар.

Дус кызым Софья Иксанова Чуаш дәүләт университетында белем ала. Студентлар көне уңаеннан аның белән аралашып алдым. Кыскача гына әңгәмәбезне язып үтәм. Булачак студентларга файдалы булыр, бәлки.

– Софья, син нинди һөнәргә укыйсың һәм ни өчен аны сайладың?

– Мин «Клиник психология» белгечлеге буенча өченче курста укыйм. Бу өлкәгә башка кешеләргә ярдәм итү теләге белән бардым. Әмма беренче курста укытучылар: «Беренче чиратта үзебезнең башларны дәваларга, ә аннары гына кешеләргә ярдәм итәргә кирәк,» – диделәр (көлә).

– Уку вакытында булган иң истәлекле вакыйга турында сөйлә әле.

– Мөгаен, бу безнең югары уку йортыбызда елына ике тапкыр үткәрелә торган фән атналарыдыр. Анда син үзеңә ошаган предмет яки кызыклы тема буенча чыгыш ясый аласың. Ә актив катнашкан өчен кайвакыт «автомат» та куярга мөмкиннәр.

– Сессия вакытында стрессны ничек җиңәсең?

– Мин чәй пешерәм һәм материалларны кабатлыйм. Тик һәрвакыт шуны истә тотам: имтихан – үлем түгел һәм аны һәрвакыт яңадан тапшыру мөмкинлеге бар.

– Булачак беренче курс студентларына син нинди киңәш бирә аласың?

– Беренче чиратта, бөтен мөмкин булган чараларда катнашыгыз, чөнки теләсә нинди чыгыш кайда да булса исәпкә алыначак һәм сезгә файда китерәчәк. Ә тагын исегездә тотыгыз: әниләрнең өйдәге ризыгы - дөньяда иң татлысы!

Минемчә, студентлык – диплом алу һәм һөнәр үзләштерү чоры гына түгел, ә балачак һәм олы тормыш арасында торган аерым вакыт. Ул чакта тормыш бер яткан ирекле, рәхәт булып тоелса, икенче яктан бик җитди дә. Чөнки монда син күп җаваплылыкны үз өстеңә алырга тиешсең.

Ә инде студентлар бәйрәменең үзенә килгәндә, ул курсташлар белән очрашып, аралашып, күңелле вакытларны һәм башка төрле истәлекләрне уртаклашу мөмкинлегедер. Студент елларын «тормышның алтын чоры» дип тә әйтәләр. Монда да хаклык бардыр. Студент булгач, тикшереп карарбыз.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев