Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Рамил Муллин “Кама Артек” лагерында сменаның ябылу тантанасында булган

“Кама Артек” лагерында сменаның ябылу тантанасы узган. Бу уңайдан Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да килгән.

“Безнең җәйге лагерьларда беренче смена тәмамланып килә. “Камский Артек “та балалар белән рәхәтләнеп бәләкәй чактагы хәтирәләргә чумдым, учак янында җырлап утырдык, җәйге күңелле кәеф белән уртаклаштык.
Ә сез лагерьдагы ялыгызны хәтерлисезме?” – дип яза ул үзенең “ВКонтакте”дагы шәхси битендә.

18 көн эчендә балалар бик дуслашкан. Алар бергәләп күңел ачып, җырлап, биеп, кызыклы квестларда катнашып вакыт үткәргән.

Гадәттәгечә, сменаның ябылу тантанасы зур учак янында узган. Балалар телефон номерлары белән алмашканнар һәм бер елдан соң очрашырга сүз бирешкәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X