Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Планнары зурдан

Марат Мөхәммәтовка 15 яшь, ул 36 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныфында белем ала. Күптән түгел аны шәһәребезнең «Безнең яшьләр» оешмасы рәисе итеп сайлап куйганнар.

Яшь булуына карамастан, Марат бик җитди, эшләрлек дәрте бар. Аңа ярдәм итүче, киңәшләр бирүче «Ковер» яшьләр үзәге белгече Диана Ахунова Казанда югары уку йортында укыганда татар яшьләре тормышында «кайнаган». Түбән Камага кайткач та, эшен дәвам итәргә исәпли. Марат исә быел июль аенда «Сәләт» лагеренә барып кайткач, илһамланып, җиң сызганып эшли башлаган, татар яшьләрен активлаштыру буенча тәкъдимнәре күп. Беренче чиратта, билгеле, заманча юнәлешләргә игътибар итәләр: татарча стендап, рэп, квест, татарча «ачык» микрофон мәсәлән. Төрле чаралар «Ковер»да гына түгел, белем бирү йортларында да оештырылачак. Әле күптән түгел шуларның берсе – «Татарча мафия» уены узган.
Мафия сүзе өлкән буын тарафыннан тискәре кабул ителә, ә менә 1986 елда Мәскәүдә бер кеше аны уен итеп уйлап таба. «Татарча мафия»дә мәктәп укучылары һәм студентлар катнашкан. Барысына да бик ошаган, аны алга таба да уздырырга тәкъдим иткәннәр.
Марат Мөхәммәтов һәм Диана Ахунова мәктәпләр, һөнәри һәм югары уку йортлары белән элемтәгә кереп, татар егетләре һәм кызлары белән очрашырга, «Безнең яшьләр» оешмасына чакырырга ниятлиләр.
– Гомумән, җитәкче булу өчен иң мөһим сыйфатлар итеп кызыксындыру, җаваплылык, аралаша һәм уртак тел таба белү дип саныйм. Шуңа да татар яшьләре белән уртак тел таба, аларны безнең оешмага җәлеп итә алырмын, дип уйлыйм. Татар телендә чаралар ай саен уздырачакбыз, – дип планнары белән уртаклашты Марат.
Эш башланды! Дәвамлы булсын иде. Татар яшьләре телебезне, мәдәниятебезне онытмасын, активрак булсын иде.

Фотолар М. Мөхәммәтовның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев