Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Максатлары – бергәләп эшләү

Совет чоры тәмамлану белән өлкәннәргә игътибар, хөрмәт шактый кимеде. Кыргый 90 нчы елларда аларны кимсетергә дә күп сорамыйлар иде.

Бәхеткә соңгы елларда, дәүләтебез «аңына килеп» димме, өлкәннәргә дә игътибар бирә башлады: «өченче буын университеты»нда белем алу, кызыксынулар буенча очрашулар уздыру, Ветераннар советы утырышлары оештыру мөмкинлеге булдырылды, Бөек Җиңү бәйрәмнәре уңаеннан һәм Өлкәннәр көнендә чакырып сыйлау ярдәмнәре күрсәтә башладылар.
Узган ел Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәге «Элемтә бар» («Есть контакт») проекты буенча грант отканнар. Проект максаты яшьләр белән олыларны берләштереп, бергәләп эш итү.
– Яшьләр энергиясе белән олылар тәҗрибәсен бергә кушу уңай нәтиҗә бирә ала. Грант буенча эш бу ел башында
ук башланырга тиеш булса да, пандемия аркасында тукталып торды. Инде менә, ниһаять, башладык, – дип аңлатты яшьләр үзәге сәнгать җитәкчесе Юлия Большакова.
Проектны гамәлгә ашыруда берничә этап каралган. Башта берничә остаханә булдырылачак. Әйтик, кием тегү буенча
остаханәдә өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә тегәргә өйрәнәчәк. Театр остаханәсенә сайлап алулар узды инде. Спектакльләрдә дә ике буын вәкилләре уйнаячак. Куелачак әсәр дә ике буын арасындагы мөнәсәбәткә багышлана.
Иҗади остаханәдә шулай ук өлкән яшьтәге һәм иҗат юлын башлаган артистлар
очрашачак.
– Алар сәхнәдә бергә эшләргә, бер-берсен аңларга өйрәнергә тиеш, – дип ассызыклый Юлия.

фото: https://medianknh.ru/ 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев